+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Дөнья бу...
13 Октября 2025, 08:50

Өч кеше һәлак булган

Бүген иртән Туймазы районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән.

Өч кеше һәлак булганӨч кеше һәлак булган
Өч кеше һәлак булган
Республика Дәүләт автоинспекциясендә ачыклык кертүләренчә, «Урал» М-5 трассасында «Дэу Нексия» руле артындагы 25 яшьлек кыз «Скания» йөк машинасы белән бәрелешкән.

"Көчле бәрелүдән җиңел автомобиль юл читенә очып төшкән, аннары янып киткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Дэу“ йөртүчесе һәм аның ике пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгәннәр», — дип ачыклык кертте төбәкнең ГАИ җитәкчесе Владимир Севастьянов.

Һәлак булганнарның берсе - бала.

Баш дәүләт автоинспекторы автоавария хәл-шартларын ачыклау өчен урынга чыккан.

Фото: "ГАИ по РБ"
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас