Авария Комаров урамында әнисе белән кызы юлны кичкәндә була. Бала исән, ләкин тома ятим кала — Гүзәл аны ялгызы тәрбияләгән була.
Кызның туганнары аны дәваханәдән күптән теләгән курчак белән каршы алулары турында сөйләде. Кыз әле табибта күзәтелә, ләкин үзен яхшы хис итә: абыйсы һәм сеңлесе белән уйный, елмая һәм көлә. Әнисенең үлеме турында ул әлегә белми.
"Бала әле бу хәбәргә әзер түгел, - дип саный туганнары. Алар уңайлы вакытны көтә.
Һәлакәт көнендә «Лада-Приора» руле артында булган 20 яшьлек студент ДАИ хезмәткәрләренә бала белән хатынны соң күрүе турында сөйләгән. Ул бәрелешүне булдырмаска тырышып караган һәм кинәт «Пятерочка» кибете ягына борылган, ләкин бу ярдәм итмәгән.
Битараф булмаган халык юл-транспорт һәлакәтеннән соң Гүзәлнең гаиләсенә ярдәмгә миллион сумнан артык акча җыйган.
фото: "ГАИ по РБ"