Ике җинаять арасында 19 ел вакыт узган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2005 елның июлендә Танайка авылында хатын исерек хәлдә көнчеллек нигезендә ачуланышу вакытында үзенең ахирәтенә кимендә биш тапкыр балта белән чапкан, соңгысы шул урында җан биргән.
Узган елның ноябрендә Седәш авылында бу хатын 40 яшьлек улын үтергән. Тикшерү версиясе буенча, талаш вакытында ул аның башына тупас предмет белән берничә тапкыр суккан, шуннан соң бензин сипкән һәм яндырган.
Шулай ук, билгеле булуынча, 1995 елда хатын ирен үтергән өчен өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган.
Тикшерү комитеты билгеләп үткәнчә, 2005 елгы үтерүне эш материалларын кабат өйрәнгәннән һәм соңгы җинаятьне тикшерү кысаларында өстәмә экспертизалар уздырганнан соң гына ачып булган. Гаепләнүче үз гаебен таныган.
Башкортстанның Югары суды аны 14 елга гомум режимлы колониягә хөкем итте.
Фото: "пресс-служба СУ СК России по РБ"