-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 октябрь 2025, 10:01

"Аяксыз калгач, кызым ташлап чыгып китте..."

Дөньяда нинди генә хәлләр юк...

"Аяксыз калгач, кызым ташлап чыгып китте..."
"Аяксыз калгач, кызым ташлап чыгып китте..."
"ВКонтакте" социаль челтәрендә "Подслушано Кушнаренко" төркемендә бер хатын-кыз җан тетрәндергеч язма язып калдырган.

"Өч ай элек инсульт кичердем. Кызганыч хәл, хәзер аягыма баса алмыйм. Ирем инде күптән үлде. Кызым белән икәү яши идек. Ул миңа ярдәм итәр дигән өметем бар иде. Тик бу хәлдән соң кызым башка шәһәргә чыгып китте.

"Мин бу яшемдә сине карап ята алмыйм. Киләчәгемне корырга кирәк. Пенсияңа берәр караучы табарсың әле", - дип кычкырып чыгып китте.

Ә мин монда кемгә кирәк!? Кем миңа ярдәм килер!? Күз алдына да китерә алмыйм", дип язып калдырган ул.

Фото: "ВКонтакте" социаль челтәреннән.

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас