

Чиләбедән килгән турист 18 октябрьдә юкка чыккан иде.
Эзләү эшләренә республика һәм Чиләбе өлкәсенең уртак көчләре һәм чаралары, шул исәптән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының пилотсыз авиация системалары, квадроцикллар һәм кинология хезмәте җәлеп ителде.
"Ирәмәл" табигый паркы территориясендә оператив штаб булдырылды. Эзләү-коткару отрядлары, полиция һәм волонтерлар Тыгын елгасы буендагы 22 чакрым урман сукмагын тикшерделәр. Эзләүгә барлыгы 56 кеше һәм 18 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Билгеле булганча, 43 яшьлек Полина Захарова төркемнән аерылып, мөстәкыйль рәвештә киткәч юкка чыккан.
Ул алсу куртка, кызыл чалбар, соры-зәңгәр ботинка һәм кызыл шапка кигән булган.