+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 октябрь 2025, 04:25

Утыз бала әнисе фаҗигагә тарыган

Ул СВОга гуманитар ярдәм илткән булган.

Утыз бала әнисе фаҗигагә тарыганУтыз бала әнисе фаҗигагә тарыган
Утыз бала әнисе фаҗигагә тарыган
"Mash Batash" белдерүенчә, Благовещенскидан Ирина "Газель"дә сугышчылар өчен әйберләр һәм азык-төлек алып барган, аның улы да СВОда булган.

Саратов өлкәсендә авария була: төп бәрелү Иринага туры килә. Ул кабинада кысылып калган, аны коткаручылар тартып чыгарган. Әле хатын Балаково дәваханәсендә ята, аны операциягә һәм Уфага күчерергә әзерлиләр. Урындагы волонтерлар гуманитар ярдәмне китереп җиткергән.

Иринаның үзенең өч баласы бар, икесе уллыкка һәм 25 бала тәрбиягә алынган. Аларның күбесе инде үскән һәм үз гаиләләрен корган.

Фото: "Mash Batash"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас