Прокуратураның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, быел июльдә ир-ат, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, «Ауди A5» маркалы автомобиль руле артына утырган. Аны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктаткан. Уздырылган тикшерү ир-атның исерек булуын күрсәткән. Шул ук вакытта ике ай элек ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тарттырылган булган.
Суд аны 2 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 250 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләде, шулай ук кыйммәтле автомобилен дәүләт кеременә конфискацияләде.
Менә шулай!
Фото: башинформ