Суд приставларының республика хезмәте мәгълүматы буенча, 35 яшьлек хатын озак вакыт әхлаксыз тормыш рәвеше алып барган. Ул гаиләсен һәм йөкләмәләрен спиртлы эчемлекләргә һәм шешәдәш дусларына алмаштырган. Аның 14 яшьлек кызы балалар йортында яши. Хатын-кыз алимент түләмәгән, һәм берничә ел эчендә бурыч 150 мең сумга җиткән. Приставлар башкарма производствоны кузгаткан.
Ике ел элек ананы административ җаваплылыкка тарттырган булганнар инде, ләкин ул тормыш рәвешен үзгәртмәгән. Ул вакытта приставлар җинаять эше кузгатып, аны судка тапшырган. Хатын-кыз җәзасын үтәгән, ләкин шуннан соң качкан. Аны эзләүгә игълан иткәннәр.
Бурычлы хатынны ике катлы баракта тапканнар. Приставлар фатирны карап чыккан, ләкин анда хатын булмаган. Күршесе өйдә базы барлыгын әйткән. Ана шунда качкан булган.
Хатынны сак астына алганнар. Суд аңа 15 тәүлеккә административ арест билгеләгән.
Фото: башинформ