+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 ноябрь 2025, 07:45

Аккошка кемнең кулы күтәрелгән?

Чишмә районында билгесез кешеләр шундый явызлык кылган.    

Аккошка кемнең кулы күтәрелгән?Аккошка кемнең кулы күтәрелгән?
Аккошка кемнең кулы күтәрелгән?
 Аккош җитди яраланган.

Полиция хезмәткәре үлеп баручы авыр яралы кошны башта - ветеринария клиникасына, ә соңрак «Пин һәм Пуф» кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәгенә китергән.

Аккошка кем зыян китергәнлеге әлегә билгеле түгел. Беренчел мәгълүматлар буенча, кошка травматик пистолеттан аткан булырга тиешләр.

- Эчке органнарының зарарлануы ачыкланмаган. Канат сөяге сынган һәм бик күп кан югалткан. Фаразлар начар һәм, әгәр үлемнән котылып кала алса, операция кирәк булачак, - дип язганнар «Минем Уфа» телеграм-каналында.

Фото: t.me/myufa_rb

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас