+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 Ноября 2025, 14:20

Диван эчендә бала гәүдәсе табылган

Ул анда ун көн яткан. Сабый Чиләбегә әнисе белән Башкортстаннан килгән булган...

Диван эчендә бала гәүдәсе табылганДиван эчендә бала гәүдәсе табылган
Диван эчендә бала гәүдәсе табылган

Чиләбе өлкәсе тикшерүчеләре кечкенә кызны үтерү фактын тикшерә. Биш яшьлек бала әнисе белән Башкортстаннан килгән. Нәнинең гәүдәсе арендага алынган фатирда диван эчендә табылган. Аны җыештыручы хатын тапкан, ул арендага алынган торакны җыештырырга килгән һәм начар ис сизгән.

Русия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бала тәнендә пычак яралары табылган.

"Версияләрнең берсе буенча, 43 яшьлек хатын бала белән фатирны арендага алган. Кечкенә кызның гәүдәсе торак милекчесе тарафыннан диванда табылган. Хәзерге вакытта җинаять кылуга катнашлыгы булган кешеләне эзләүгә юнәлтелгән тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрелә, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән", - дип ачыклык керттеләр төбәкнең криминалистлары.

Расланмаган мәгълүматлар буенча, хатын маникюр остасы булып эшләгән һәм Чиләбегә Учалы шәһәреннән килгән. «Кечкенә баланы үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Соңрак билгеле булуынча, хатынны Учалы районында тоткарлаганнар. Әле сорау алалар. Җинаять эше кузгатылган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас