Биш яшьлек кызын үтерүдә гаепләнүче хатын бала үлемендә катнашлыгы булуын кире кага.
"КП-Уфа" хатынның танышы Елена белән сөйләшкән. Ул түбәндәгеләрне белдергән:
"Бу хәл турында белгәч, Учалы халкы шаккатты. Кечкенә шәһәрдә маникюр остасы булган Эльвираны күпләр белә иде, һәм ул һәрвакыт җитди, акыллы кеше булып тоела иде.
Безнең өчен бу - шок, без моның ничек килеп чыгуын аңламыйбыз. Август ахырында аның тормышында нәрсәдер булган кебек булды, һәм ул үзгәрде. Ялганлый, уйлап чыгара башлады, бурычка батты, кредитлар җыйды. Ләкин беркемгә дә үзендә ниндидер проблемалар булуын әйтмәде. Хәтерлим, без аның белән 14 октябрьдә телефоннан сөйләштек – һәм Эля, ни өчендер, кызы турында үткән заманда сөйли башлады. Янәсе, «минем бит кредитларга бөтен акчам китә иде, мин барысын да аңа сатып алдым, үзем турында уйламадым». Бу миңа сәер тоелды. Ә соңгы тапкыр Эля миңа җомга көнне, 31 октябрьдә, язды: "Кичер мине, зинһар, мин сиңа бүген кич бөтен акчамны кайтарырмын". Шуннан соң ул элемтәгә бүтән чыкмады", - ди Елена.
Эльвираны көч структуралары хезмәткәрләре Учалыда тоткарлый. Мәгълүматлар буенча, ул бу вакытта исерек булган. Кызын үтерүдә гаепне хатын кире кага һәм вакыйгаларның шактый сәер версиясен китерә. Аны "КП-Чиләбе" чыганагы яңгыратты. Эльвира, кызым ваннада 6 октябрьдә үк батып үлде, дип белдергән. Өч көн буена бала, янәсе, суда яткан, ләкин соңыннан начар ис чыга башлаган. Шуннан соң хатын аны диванга күчергән.
5 ноябрьдә Чиләбенең Калинин районы суды Эльвирага чик кую чарасын сайлаган. Утырыш залы бусагасына җиткәч, хатын журналистлар төркеменә "Мин үтермәдем!» дип кычкырган һәм елап җибәргән. Хатын тикшерү изоляторында ким дигәндә киләсе елның 3 гыйнварына кадәр булачак.