"Салават Юлаевка һәйкәл астында үткәннән менә шундый юллама тапканнар", — дип уртаклашты Уфа шәһәре мэры Ратмир Мәүлиев.
Язуда Баймак кешеләренең фамилияләре һәм исемнәре язылган, бәлки, бу язуны ерак 1967 елның маенда, атаклы атлы сын куелган көннәрдә шешәгә төзүчеләр салгандыр.
Салават Юлаевка һәйкәл 1967 елның 17 ноябрендә ачыла.
Бу көннәрдә һәйкәлне сүтү тәмамланды, аның детальләрен реставрациягә алып киттеләр.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru
Фото: Ратмир Мәүлиев / телеграм-канал