-20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 ноябрь 2025, 12:50

Бала бармакларсыз калган

Ун яшьлек малай тренировкадан кайтып килгәндә җирдә яткан 10 сум акчаны алырга уйлый һәм шул вакыт шартлау яңгырый...

Бала бармакларсыз калган
Бала бармакларсыз калган
Кичә Мәскәү янындагы Красногорскида гадәттән тыш хәл булган: күнегүләрдән соң 10 яшьлек Глеб җирдән 10 сумлык купюраны алырга уйлаган һәм шартлау яңгыраган. Өлкәннәр малайны канга баткан килеш тапкан.

Шартлау нәтиҗәсендә укучының бармаклары өзелгән. Аны ашыгыч рәвештә якындагы клиникаларның берсенә китергәннәр. Табиблар балага операция ясаган.

"Шартлаудан соң Глеб янына үтеп баручылар йөгереп килгән, канын туктаткан һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Малайның берничә бармагын ампутацияләгәннәр. Аңа мина-шартлау җәрәхәте диагнозы куелган", - дип хәбәр итә чыганак.

Шартлаткычка кадаклар тутырылуы билгеле. Бу очрактан соң күпсанлы кулланучылар ата-аналарны балаларын урамда бернигә дә кагылмасын дип кисәтергә чакыра.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас