+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 ноябрь 2025, 03:15

Тагын чупакабрамы?

Благовар районы халкы чаң суга.

Тагын чупакабрамы?Тагын чупакабрамы?
Тагын чупакабрамы?
Билгесез җәнлек гражданнарның шәхси хуҗалыкларындагы йөзләгән тавыкны буып үтергән. Аны комсызлыгы һәм кансызлыгы өчен чупакабра дип атаганнар да инде.

"Благовар хәбәрләре" гәзите хәбәр иткәнчә, серле ерткыч җәй буе котырынган. Ул тавыкларны буып, канын суырып ала, шул рәвешле авыл кешеләренең күп кенә йорт кошларын юк иткән. Һәм менә, ниһаять, Иске Абзан авылында яшәүче бер кеше серле хайванны эләктереп алган. Бу вакытта ул, тавык кетәге эченә кереп, кош-кортны кыйраткан булган. Ерткыч ир-ат куйган капканга эләккән. Ул үткен тешле һәм көчле казналыклы эре сусарны хәтерләтә.

Белгечләр авыл кешеләреннән киртәләрне һәм сарайларны ныгытуны сорый, чөнки җәнлекнең иректә туганнары булуы мөмкин.

Фото:"Благоварские вести"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас