+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 ноябрь 2025, 05:11

Маңгайга язылган, дисәләр дә...

Тәкъдирне үзгәртерлек югары көч бар

Маңгайга язылган, дисәләр дә...Маңгайга язылган, дисәләр дә...
Маңгайга язылган, дисәләр дә...

Бу ялларда да авылга, әнкәй янына кайттым. Ишекне ачып керү белән борынга яңа пешкән коймак исе килеп бәрелде. Эх, үземнең туып-үскән йорт! Шундый рәхәт, тыныч биредә. Гадәттә, минем кайтканны тәрәзәдән үк күреп, әнкәй ишегалдына ук чыга. Бу юлы мине тынлык каршы алды. Андый чаклар да еш була. Димәк, әнкәй бүлмәсендә намаз укый. Без андый чакта тыныч кына түргә узабыз да, әнкәйнең безнең янга чыкканын көтеп торабыз. Озак көттермәде ул, елмаеп бүлмәсеннән килеп тә чыкты.

Чәйләп алгач, дөнья хәлләре, тормыш мәшәкатьләре турында сөйләшеп алдык.
— Әнкәй, һәрбер кешенең язмышы туганчы ук маңгаена язылган була, диләр. Димәк, эчкечеләрнең дә, наркоманнарның да, җинаятьче-ләрнең дә язмышы алдан билгеле булган. Ә ни өчен алайса гөнаһ кыл­ганнарны зур җәза көтә, диләр? Алар бит тәкъдиренә язылганны гына үти булып чыга, — дидем шунда әнкәйгә.

— Әйе, баланың язмышы әнисе карынында аңа җан кергән чакта языла, диләр. Бу якынча 4 айлык йөклелек чорында була. Әмма Аллаһның тагын бер үзенчәлеге бар. Кайбер көннәрдә ул бәндәләренә үзе ни тели — шул булсын, дип әйтә икән. Менә шул вакытта син үз язмышыңа үзең хуҗа. Яхшылык эшләсәң — савап аласың, начарлык кылганнар гөнаһлы була.
Без Аллаһның никадәр илаһи зат булуын аң белән генә аңлап бетә дә алмыйбыздыр. Адәм баласының башы моңа җитмәс. Күптән түгел ишеткән бер хәлне сөйлим әле, — диде дә әнкәй чынаягымны алып, янә чәй ясарга урыныннан кузгалды.
— Хәзер бит, Аллаһка шөкер, кеше белән аралашу авырлыклар тудырмый. Мин дә Интернет ярдәмендә әллә кайда яшәгән сыйныфташларымны таптым. Пенсионер кешегә бик уңайлы булды әле ул социаль челтәрләр. Көн саен хәл белешеп торабыз, үзебез белән бул­ган хәлләрне сөйлибез. Күптән түгел Чиләбедә яшәгән сыйныфташым Фәрит язды. Мәктәпне тәмамлагач, күрешкәнебез булмады. Менә шул беркөнне бик кызык хәл турында язды, — дип әнкәй сүзен дәвам итте.

Фәрит абый бәләкәй чагында ике яклы үпкә ялкынсынуыннан авырып, үлем чигендә булган. Ул вакытта әле медицина бик көчле булмаган, әлеге авырудан вафат булучылар саны да күп булган. Нишләргә дә белми өзгәләнеп елаган әнисен күргәч, табиб аңа мәчеткә барырга киңәш иткән. Ул вакытта әле авылларда мәчетләр аз булган. Халыкның диннән бераз тайпылып торган чагы. “Догалар белмәсәң, үз телеңдә Аллаһтан балаңның сәламәтләнүен сора”, — дигән аңа табиб.

Фәрит абыйның әнисе 30-40 чакрымдагы авылда сакланган мәчеткә барып, Аллаһтан улына сәламәтлек сорый. Бәхеткә, табибның бу киңәше бик вакытлы була. Атна-ун көн үтүгә Фәрит савыга. Хәтта әлеге табиб үзе дә малайның шулай бик тиз аягына басуына гаҗәпләнә.
Бераз вакыт үткәч, 18 яше туласы көн алдыннан төнлә Фәрит абыйга сәер төш керә. Анда ак киемле матур хатын аннан ярдәм сорый. “Әнә шунда-шунда ике елга кушылган урын бар. Төш вакыты җиткәндә шунда барып, бик мөһим вакыйганы көт”, — ди дә юкка чыга.
Иртән уянгач, Фәрит абый бу төшне әнисенә сөйли. “Бу — сине бәләкәй чагыңда коткарган көчләр. Димәк, син аларга бурычыңны кайтарырга тиеш. Төшеңә кергән хатын кушуын мотлак үтәргә кирәк”, — ди аңа әнисе.

— Ул көнне бик нык яңгыр ява иде. Мин, акылсыз кеше кебек, күпердә басып торам. Ул елга әллә ни зур да түгел инде, әмма юлны күтәртеп, аның аша күпер салынган иде. Тирә-якта шыбыр-шыбыр яңгыр явуы һәм узып баручы машиналар тавышы ишетелә. Инде чылана да башладым. Бу төш кенә бит, ә мин шуңа ышанып йөрим, кайтырга кирәк, дип уйладым бераз өшетә башлагач. Шунда кинәт миңа таба бер егетнең килүен күрдем. Башын бераз түбән игән, үзе авыр итеп атлый. Инде минем янәшәгә үк килеп җиткәч, аның күзләрендә үлем хәсрәтен күрдем. Ул хәтта мине күрмәде дә, үз кайгысына баткан иде. Якынрак килде дә юл читенә куелган коймага менә башлады. Шунда ук аның ниятен аңладым — егет түбәнгә сикерергә җыена. Башымнан яшен тизлегендә менә бит ул “мөһим вакыйга” дигән уй үтте. Мин шунда ук егеткә ташландым. Мондый эш мизгел эчендә башкарыла бит. Ничек өлгәргәнемне үзем дә аңлата алмыйм, әмма мин аның свитерыннан эләктереп алдым. Егет моны көтмәгән иде, әмма ул миңа буйсынды. Нәтиҗәдә, мин аны кире чигенергә мәҗбүр иттем. Аңа нәрсә­ләр әйткәнемне төгәл хәтерләмим, ләкин аның гамәленең мәгънәсез­леге турындагы сүзләрем ышандырырлык булды – карашындагы өметсезлек юкка чыкты.

Соңрак Миша миңа сөйләгәнчә, ул көнне аның яраткан кызы башкага кияүгә чыккан. Тормышның ямен югалткан егет үз-үзенә шулай кул салырга уйлаган. Мин булмасам, ул, һичшиксез, шунда һәлак булыр иде, — дип сөйләгән әнкәйгә Фәрит абый.
Фәрит абый белән Миша якын дусларга әверелгән. Гомер буе бер-берсенә ярдәм итешеп яши алар. Миша табиблыкка укыган, танылган хирург булган һәм меңләгән кешенең гомерен саклап калган. Аның бу дөньяда үз юлы, үз тәкъдире булган, димәк. Ул кешеләрнең гомерен саклап калырга тиеш булган. Шуңа да югары көчләр аны саклап калгандыр.
— Бераздан ул да өйләнде. Хатыны бик акыллы булды. Бер кыз, бер улга гомер биреп, бик яхшы тәрбия биреп үстерделәр, — дип сөйләгән Фәрит абый.
Әнкәй сүзен тәмамлады да, менә бу хәлгә ни дип әйтерсең, дигәндәй, күзләремә төбәлде. Ә мин бу дөньяның, чыннан да, акылга сыймаган хәлләргә бай булуы белән ризалашып, башымны кактым.

Гөлия Гәрәева.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас