+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 ноябрь 2025, 04:20

Мәрхүм бала белән хушлашканнар

Чиләбедәге фатирда диван эчендә үле килеш табылган биш яшьлек кыз белән хушлашу тыныч һәм чит күзләрсез генә үткән.

Мәрхүм бала белән хушлашканнарМәрхүм бала белән хушлашканнар
Мәрхүм бала белән хушлашканнар
Хушлашу мәрәсимен яшерергә карар кылганнар.

Фаҗига турында белгәч, нәнинең әтисе шундук Чиләбегә килә. Ул мәетне Башкортстандагы туган авылына алып китә, кызны шунда җирлиләр.

Ир кызның танышларының, аның әнисенең якыннарының ярдәменнән баш тарткан. "Ул артык игътибар теләмәде, чөнки тирә-юньдәгеләрнең гаепләүвеннән курка", — дип сөйләгән кызның әнисенең танышлары "Regnum" басмасына.

Хушлашу 13 ноябрьдә үткән. Зиратка гаиләнең берничә әгъзасы гына килгән.

Сабыйның урыны җәннәттә булсын!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас