

Мисырда яшәүче бер хатын ультратавыш тикшерүе вакытында тугыз бала йөртүен белгән. Al Arabiya басмасы хәбәр иткәнчә, күпбалалы йөклелекнең сәбәбе баласызлыктан препаратларны контрольсез кабул итү булган.
Гинекологлар аңлатканча, мондый дарулар бер үк вакытта берничә күзәнәкнең өлгерүен стимуллаштыра. Дозировканы арттыру бер үк вакытта күпсанлы күзәнәкләрнең аталануына китерергә мөмкин.
Хатын-кыз барлык балаларны да табармы-юкмы икәне билгесез.
Табиблар билгеләп үткәнчә, мондый очракларда заманча медицина эмбрионнар санын киметү процедурасын тәкъдим итә - бу ана сәламәтлеге өчен куркынычларны киметә һәм калган яралгыларның нормаль үсешенә шансларны арттыра, дип хәбәр итә Газета.Рум.
Фото: Газета.Рум.