+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 ноябрь 2025, 14:25

Өметләр акланмады...

Стәрлетамак дәваханәсендә җәяүлеләр кичүендә исерек "BMW X5" шоферы бәрдергән 18 яшьлек кыз вафат булган.

Өметләр акланмады...Өметләр акланмады...
Өметләр акланмады...
Исегезгә төшерәбез: авария 12 ноябрьдә Ленин проспектында булып, 30 яшьлек ир җәяүлеләр кичүе аша юлны чыгып баручы кызларны бәрдереп качкан иде.

Кызларның берсе җиңелчә җәрәхәтләр белән котылган, аны караганнан соң өенә кайтарып җибәргәннәр. Икенчесенең гомере өчен табиблар көрәште, ләкин коткарып кала алмаганнар.

Авариядә гаепле кешене тиздән кулга алалар. Тикшерү сулаган һавада 0,809 мг алкоголь булуын күрсәткән. Моннан тыш, ир исерек килеш йөргән өчен машина йөртү таныклыгыннан элегрәк мәхрүм ителгән килеш рульгә утырган. Хәзер ул СИЗОда.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас