+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 Ноября 2025, 11:40

"Бер вакыт табут ачыла башлады..."

"Яшь чакта булды бу хәл".

"Бер вакыт табут ачыла башлады...""Бер вакыт табут ачыла башлады..."
"Бер вакыт табут ачыла башлады..."

"Яшьрәк чакта дустыма кунакка барган идем, ул кичтә аларда куна калдым. Миңа буш бүлмәдә урын җәйделәр.
Шунда йоклап ятканда ап-ачык итеп төш күрәм: имеш, уянганмын да тирә-якка каранам. Шунда бүлмә почмагына сөяп куелган табутка күзем төште: аның капкачы ишек кебек акрын гына шыгырдап ачылды, ә аннан миңа бер ир мәете карап тора!
Төшемне иртән дустыма сөйләдем. Ә ул бер дә аптырамады, бу бүлмә аның мәрхүм әти­сенеке булган икән, шуңа анда беркем дә йокламый. Ул үлгән көнне табутны шул почмакка сөяп куеп торган булганнар. Кичә әтисе вафа­тының еллыгы булган икән".

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас