

Минем әби яшь чагында тегү фабрикасында эшләгән. Барганда парк аша барырга кирәк булган. Иртәнге 5.30 өйдән чыгып китә торган булган ул.
"Берсендә шулай парктан барам нигәдер күңелем борчылып китте. Як-ягыма карыйм кеше күренми. Тирә-якта агачлар гына. Кинәт күзгә бала чалынып китте. Үзем уйлыйм, бу вакытта нинди бала булсын инде монда дип. Куркудан, борчылудан бәдрәфкә барасым килә башлады. Ерак түгел бәдрәф бар иде, шунда киттем. Хәзерге кебек түгел иде инде ул вакытта, чокыры да тирән казылмаган иде инде аның.
Бәдрәфкә килеп кенә кергән идем, тишегендә бер бала ята. Исәнме-юкмы - белеп булмый. Тезләнеп көчкә баланы алдым, кофтаны салып шуңа төрдем дә йөгердем фабрикага. Проходнойга кергәч "ашыгыч ярдәм" чакырттык. Бала тере булып чыкты. Аннан соң милиция килде, миннән сорау алдылар. Әнисен таптылар. Безнең фабрикада эшләүче кыз булып чыкты. Менә борчылуым, күзгә бала күренүе ни өчен булган икән. Аңлатып булмаслык, ниндидер көчләр, ышанмаслык хәлләр бик күп шул бу дөньяда", - дип сөйләгән иде ул.
Фото: bashinform.ru