+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 ноябрь 2025, 13:15

Прохорның әбисен һәм апасын үтергәннәр

Үтерүдә шикле кеше иреккә җибәрелгән.

Прохорның әбисен һәм апасын үтергәннәрПрохорның әбисен һәм апасын үтергәннәр
Прохорның әбисен һәм апасын үтергәннәр
Җырчы Прохор Шаляпин 1996 елда әбисен һәм апасын үтерү эше буенча тикшерүне яңартырга тели. Бу хакта Baza Telegram-каналы хәбәр итә.

Артистның туганнарын үтерүдә шикләнелүче Алексей Лиманский 24 елдан соң 2020 елда кулга алына, ул исерек хәлдә була. Ир белдерүенчә, аңа: «Кул куй, без сине җибәрәбез, анда күптәнге сроклар чыкты инде, тиздән өеңә кайтасың», - дигәннәр, һәм ул үз гаебен тану күрсәтмәләренә кул куйган.

Ир-атның гаебенең төп дәлиле фатирда өч бармак эзе булган. Җинаятьнең мотивы дип хатын-кызларда сакланган зур суммадагы акчаны үзләштерү атала.

Лиманскийны Шаляпинның 30 яшьлек апасы (әнисенең сеңлесе) Ирина Нетаеваны үтерүче дип таныганнар. Җинаятькә күп вакыт үткәнлектән, аны тоткарламаганнар. Җырчының 60 яшьлек әбисе Людмила Колесникованы кем үтергәнлеге әлегә кадәр билгеле түгел.

Лиманскийның адвокаты раславынча, Шаляпинның туганнарының чын үтерүчеләре табылмаган әле. Полиграф Лиманскийның җинаятьләр кылмавын күрсәткән.

Ир бу хатын-кызларны үтермәве һәм таламавы турында белдергән, ул аларны белмәгән һәм алар белән беркайчан да очрашмаган.

Хатын-кызларның күршеләре сөйләгәнчә, фаҗига алдыннан Нетаева әнисенең өенә "славян булмаган кыяфәттәге" ике ир-ат белән килгән. Адвокат фикеренчә, нәкъ менә шушы кешеләр акча һәм кыйммәтле әйберләрне урлау өчен хатын-кызларны үтерә алган.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас