+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
28 ноябрь 2025, 05:50

Шәһәрне бүреләр куркытып тота

Башкортстанда бер шәһәр халкы ел дәвамында бүреләр һөҗүменнән куркып яши.

Бүреләр көтүе шәһәрне басып алды һәм халыкны куркуда тота, дип хәбәр итә урындагы UTV телеканалы.

Инде бер ел диярлек Межгорье шәһәре халкы торак йортлар янында даими пәйда булучы бүреләр өере аркасында куркып яшәргә мәҗбүр. Күптән түгел видеокүзәтү камералары берьюлы дүрт ерткычның шәхси сектор буйлап йөрүен теркәгән. Халык урамга чыгарга курка һәм, караңгы төшкәч, өйләреннән чыкмый диярлек. Алар сүзләренчә, җанварлар йорт хайваннарына даими һөҗүм итә һәм инде барлык этләрне диярлек ашаган.

"Мондый шартларда яшәү бик куркыныч. Ничек эшкә йөрергә, балаларны мәктәпкә озатырга? Куркуда яшәү туйдырды инде. Аюларны бетерделәр, бүреләрне, ни өчендер, калдырдылар. Алар этләрнең барысын да диярлек ашап бетерде, ишегалларына үтеп керәләр дә алып китәләр», — дип раслый хатын-кызларның берсе.

Шәһәр хакимиятендә белдерүләренчә, аларга шәһәрдәге бүреләр турында бер генә хәбәр килгән. Ул чакта халыкка уяу булырга киңәш иткәннәр.

 Фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас