Табиблар хәбәр иткәнчә, зыян күрүченең хәле уртача авырлыкта, ә яралары — тирән түгел, чөнки җәнлек зур булмаган. Гадәти булмаган вакыйга турында үзенең социаль челтәрләрендә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин язган.
Озын кышкы йокыга талыр алдыннан, ач килеш йокламас өчен аюлар азык эзләп актив ауга чыга. Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, төбәктә барлыгы 2,6 меңнән артык көрән аю бар, аларның абсолют күпчелеге Белорет районында яши.
Соңгы 13 елда республикада аюларның кешегә һөҗүм итүенең 10нан артык очрагы теркәлгән — 2025 елда аларның өчесе булган иде, һәм менә дүртенчесе.