

Җырчы Ризат Рамазанов, шәхсән күргәне булмаса да, җен-пәриләргә ышана икән. Моның турында менә нәрсә сөйлгән ул.
"Ышанам, бик күп кеше сөйли бит бу турыда. Чаллыда минем әнинең Зөлфирә дигән якын дусты яши. Тормыш иптәше күптән вафат инде. Кызы Казанда укыганда, Зөлфирә апа укучы малае белән генә яшәде. «КамАЗ» заводында эшли иде ул, эшкә һәр көнне иртә таңнан чыгып китә икән. Берсендә моңа малае: «Әни, син киткәч, безнең өйдә кемдер дөп-дөп басып йөри. Утларны бер яндыра, бер сүндерә», – ди икән. Балага ышанмаганнар инде.
Ә менә малаен авылда калдырып килеп, үзе генә кунган төндә Зөлфирә апа улының хаклы булуын аңлаган. Төнлә йокларга яткач, моны буа башлаганнар, утларны яндырганнар. Зөлфирә апа бик нык курыккан. Икенче көнне мулла чакыртып, фатирга догалар укыткан. Мулла моңа янәшәсенә энәләр, пычаклар куеп йокларга, балкон ишеген ачык калдырмаска кушкан. Ләкин төнлә эссе булган да, Зөлфирә апа тагын, торып, балкон ишеген ачкан. Бу нәрсә тагын кергән, тагын буган.
Шуннан тикшерә башлаганнар. Баксаң, күрше фатирда 1 ай инде бер кешенең мәете яткан икән. Шуның җаны кереп, Зөлфирә апаны бимазалап, куркытып йөргән.
Болай үземнең күргәнем юк. Хайп өчен генә алдалыйсым килми. «Җен-пәридән түгел, тере кешедән курык», – дип өйрәттеләр бит инде безне кечкенәдән. Ләкин кешеләр сөйләгәнне тыңлаганнан соң уйландыра башлый, шүрләтә".
Фото: kazanfirst.ru