+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 декабрь 2025, 04:35

Бәхетең алда, Кадрия!..

Бүлмәдәше Юлиана аның егетен яңа ниятләр корып каршы алды...“Сәлам, Юлиана! Кадрия өйдәме?” – дип керде егет.“Юк...” – диде, авыр сулап, Юлиана. Сары бриджи өстеннән кигән топигы аша кунак алдында гәүдәсенең бөтен ымсындыргыч өлешләрен селкетеп киерелеп алды да утырырга кушты.“Болар Кадриягә иде. Суга салып кына куй әле, Юлиана”, – дип, розалар гөлләмәсен Юлай Юлианага сузды...Ул арада чәй кайнап чыкты. Кадрия дә кайтып керде.– Ой, кунак бар икән? Сәлам, сәлам! Соңладым. Троллейбуслар йөрми торды, – дип сөйләнде ул.Юлай Кадриянең маңгаеннан үбеп алды. Бергәләп чәй эчтеләр дә кыз егете белән урамга чыгып китте.

Бәхетең алда, Кадрия!..Бәхетең алда, Кадрия!..
Бәхетең алда, Кадрия!..
* * *
Юлиананың ачуы кабарды. Нәрсә таба шушы авыл кызы Кадриядә егет­ләр? Курсларындагы өч егет, шәһәрнеке булсалар да, шуны якын күреп, үз тиңнәре кебек сөйләшә. Ә шәһәрдә үскән Юлианага, никадәр матур киенеп, үзен карап, пөхтә йөрсә дә, исләре китми.
Беренче курста укыганда берәү белән танышкан иде – наркоман булып чыкты. Аннан соң очраганнар белән дә аралашып китә алмадылар, егетләр үзләре араны суыта да куя. Ә Кадрия янына килеп йөрүче Юлай Юлианага ошый. Вот егет, ичмасам! Килгән саен чәчәкләр күтәреп килә. Кадриягә сигезенче мартка алтын алка да бүләк итте әле! Иркен тормышта үскән. Юлиана кебек, әти-әнисенең бердәнбере. Әтисе Себер тарафларына эшкә йөри, әнисе – бухгалтер. Акчага кытлык кичерми.
Ә Кадрия?! Бер ел элек әтисен дә югалткан, әнисе биш бала белән калган гади генә гаиләдән чыккан авыл баласы. Әтисе күрше район колхозына иген уңышын җыюда ярдәмләшергә баргач, таныш түгел басу читендәге упкынга комбайны белән төшеп, һәлак булган.
Әнисе – авыл мәктәбендә укытучы. Кадриянең тагын кече дүрт сеңлесе бар. Берсе алдагы елда мәктәпне тәмамлап укырга керәчәк.
Май аендагы ялларда Юлиана Кадрияләргә кунакка кайтты. Ой, андагы авыр эшләрне ул мәңге дә эшли алмас иде!
Әниләре алар кайтканда авырып тора иде. Тән температурасы күтәре-
­л­еп, урынга яткан ана ут булып яна. Унбиш яшен яңа тутырган нечкә беләкле Нурия өч сыерны савып керүгә унике яшьлек Камилә шул сөтне сепаратка сала, Нурзилә көтүдән кайтмый калган сарык бәрәннәрен барлый, Айзилә кош-кортларга җим әзерли.
– Апа, ял итегез. Без эшләрне үзе­без эшлибез, – дип йөгергәләде Ка­д­рия­нең сеңелләре Юлианага. Юлиана чәй эчкән чынаягын да читкә генә этеп куйды, кызларга булышу уенда да булмады.
– Рәхмәт, балалар. Әл дә ярый сез бар, – дип башын күтәреп карады урын өстенә егылган ана.
– Хәзер, хәзер үтәр сырхавың,
әни. – Кадрия алып кайткан даруларын әнисенә эчерде.
* * *

Даруның тәэсире булдымы, иртән торуга ана кешенең хәле яхшырган иде. Көндез тау башында җиләкләр җыеп кайткач, мунча кереп, кич клубта ял итеп кайтты Юлиана авылдан. Ял итсә дә, авыл тормышындагы тынгысызлыктан куркып, мәңге дә авыл егетенә тормышка чыкмаска антлар итте. Бик яратса да авыл егетен, шәһәрдә яшәргә күндерәчәк. Һәм шул максатын тормышка ашырырга уйлап, хәйләсен эшкә җикте.
Юлай Кадрия янына килгәндә гел бүлмәдә Юлиана була. Кадрия укудан соң китапханәдә идән юа. Көннәрнең берсендә Юлиана Юлайны чәй эчерде дә егетнең күңеленә коткы салды.
– Кадрияне шулкадәр яратасың, ә ул сине уйламый да...
– Ник алай дисең, Юлиана, ничек уйламый?
– Уйласа, теләсә кем белән сөйрәлмәс иде...
Кызның бу сүзләрен ишетүгә Юлайның борын яфраклары кабарды. Моны күреп, Юлиана эченнән генә сөенде.
– Ә син эш сәгате тәмамланганда фәлән адрес буенча барып, китапханә ишеге төбендә саклап тор. Үзең ышанырсың. Кадрияң фән кешеләре, акчалы абзыйларның күңелен күреп кайта. Кайтып кергәндә кыл өзәрлек тә хәле калмый. Калмас инде... – Юлиана иңбашларын сикертеп оялгандай итте дә тагын елмаеп куйды. – Берничә кешене канәгатьләндергәч...
– Нәрсә сөйлисең, Юлиана? Акылың бармы синең? – Егет, ачу белән килеп, кызның беләгеннән тотты. Күзләренә карады. Егеткә тутырып караган күз­ләрдә кыенсынуның әсәрен дә күрмәде.
– Нәрсә ишетсәң, шуны сөйлим... – Кыз егетнең кулын бер генә селекте, шундук ычкынды. Водолазкасының җиңен тартып куйды да тагын да зәһәррәк тонга күчте:
– Нишләп шулкадәр аңгыра соң сез, ә? Аңламыйм! Эшкә барам дигән сылтау табып, теләсә кем белән сөйрәлүче кызларны чәчәкләр тотып көтәсез. Үзләренә күз салып, тугрылык сакларлык кызларны урап үтәсез?
Юлай чыгып китте. Китапханә ишеге төбендә кызның чыкканын көтеп, ут йотып басып торды. Хәзер нәрсә булыр, бәлки, Юлиана шаярткан гынадыр, дип уйлады. Менә икенче катта утлар сүнә башлады. Егет, өши башлавын сизсә дә, барыбер көтте. Ишектән өсләренә кыйммәтле костюм кигән, галстуклы ыспай ир-егетләр, хушбуй исләре еракка таралган, кулларына папка, дипломат тоткан егетләр чыгып, төрлесе төрле якка атлады. “Юлиана дөрес әйткән. Димәк, шунда очрашалар...” Күңелеңә шик керсә, башыңа башка уй килми, күрәсең. Менә ишектә кыз күренде. Күзләрен кан баскан Юлай аңа таба атлады.
– Ой, Юлай... – диде төшке ашны да ашамаган хәлсез кыз.
– Күңелең булдымы? Ә мин... мин сине юньле юлда йөри дип уйлаган идем... Их, сссиннн! – диде, тешләрен кысып, Юлай. Эшләп арыган кызга нәфрәт белән карап торды да тукталышка атлады. Кадрия берни аңламый басып калды...
Юлиана Кадрияне елмаеп каршы алды. Кояш кебек балкый. Ишектән килеп керүгә Кадриянең арыганлыгы йөзенә чыкканын кабатлап, өстендәге киемен салдырышты, юынып алуга алдына аш салып утыртты.
– Юлай килгән иде... – диде, Кадрия ашый башлагач.
– Күрдем. Ул минем эшләп йөрүне яратмый бугай. Эшләми булмый шул, – диде Кадрия.
– Каян яратсын инде! Ул бит хәлле тормышта үскән егет. Хәлле кеше баласы үзе кебекләрне үз итә инде...
Кадрия авызына китергән кашыгын кире тәлинкәсенә төшерде дә ашын читкә этте.
– Рәхмәт, Юлиана. Аш тәмле булды.
Кадрия өйгә эшләрен дә эшләп тормыйча йокларга ятты. Арыган иде. Ике каттагы уку залларын юып чыгарды. Бүген баскычларны юарга да аның чираты иде. Акчасы бик аз калгач, эшенә буфетта чәй генә эчеп йөгергән иде.
Озак йоклый алмый, елап ятты Кад­рия. Ә Юлиана күңеленнән сөенеп бетә алмады.
Юлай юл уңаен­дагы кибеттән кереп сыра алды. Төн буе эчеп чыкты. Сүгенде. Ышанды ул Юлиананың сүзенә. Кадрияне күралмаслык хәлгә җитте. Менә Юлиана­ның сылу, сыгылмалы гәүдәсе күз алдына килде. Юлиана! Менә кемне сөяргә кирәк аңа!
Ике көннән Кадрия кич эшеннән кайтуга бүлмә ишеге ачык иде. Керсә... Юлиана белән Юлай бүлмә уртасында үбешеп торалар! Кыз бүлмәгә үтте дә әйберләрен җыя башлады.
– Ой, кеше бар ич! Юлай, җитәр инде үбешергә! Сәлам, Кадрия! – дип авызын ерды Юлиана. – Син миңа ачуланма. Егет кеше үзе хәл итә кем белән йөрергә, кемне яратырга.
– Әйе. Точно... – дип тамак кырды егет. Бу юлы ул “салмыш” иде.
Кадрия бер сүз дә дәшмәде. Китап­ларын сумкасына салды, алмаш киемнәр алды да авылдаш кызы яшәгән икенче тулай торакка юлланды. Ә анда танышының бүлмәдәше туган көнен үткәрә икән. Бәйрәмгә тап булды Кадрия!
– О, Кадрия, мактап кына йөрисең! Уз әйдә, бер егетнең пары юк иде. Бәхет җилләре ташлады үзеңне! – дип, Кадрияне шатланып каршы алдылар, табын артына утырттылар.
Чибәр егет янәшәсенә туры килде урыны. Ул шулкадәр игътибарлы, белемле. Исеме дә матур – Ирек!
Бәйрәм кунаклары таралышканнан соң Кадрия белән Ирек саф һавага чыктылар, кичке шәһәр урамнарыннан атладылар. Егет үзе турында сөйләде, кыз турында сорашты. Ирек табиблыкка укый икән, әти-әнисе дә табиблар. Шушы шәһәрдә туып-үскән. Кадрия егеткә
барысын да ничек бар, шулай сөйләп бирде.
– Бүгеннән соң башкача идән юмаячаксың. Бу кулларың идән юар өчен түгел синең, – дип, Ирек, кызның кулларын учына алып, күзләренә карады.
– Эшләмичә булмый. Без әни белән генә калдык... – Кадрия карашын читкә юнәлтте.
– Бәйрәмгә килеп, синең белән танышуыма мин шундый шат. Бу очраклы түгел, беләсеңме? Әти-әнием дә акыллы авыл кызы белән танышуымны тели. Син – минем язмышым. Ышан миңа! Телисеңме, бүген үк алып кайтып, әти­ләр белән таныштырам үзеңне? Башкача андый ышанычсыз кыз янына кайтма, бер көн дә кунма аның янында!
– Юк! Юк, Ирек. Кирәкми. Мин бит гади авыл баласы. Сиңа тиң кеше тү­гел...
– Ярый. Бүген түгел икән, димәк, иртә­гә.
Алар бер-берсенә тыныч йокы теләп саубуллашты.
Кадриянең йөрәге җилпенде. Нинди көн булды бу? Юлайның Юлиана белән кыланышы, Ирекнең утлы өермә кебек көтмәгәндә тормышына килеп керүе!
Уку вакыты да тәмамлануга баруны истә тотып, Ирекнең кызга мөнәсәбәте их­лас булса, Кадрия кирелек күр­сәтмәскә дигән карарга килде. Идән юган хезмәттәш апасына да хәлләрен сөйләде. Аңлады тормышта шактый нужа кичкән хатын кызның хәлен һәм үзенең киңәшен бирде:
– Апаем, ике дә уйламыйча Ирегең әйткәнне эшлә. Юлай кебек ышанычсыз егеттән, икейөзле кыздан ерак бул. Бәхетең алда синең, Кадрия!
Икенче көнне кызны Ирек үзенең машинасында институт каршысында матур гөлләмә белән каршы алды. Чәчәкләрен сузып, кызның битеннән үбеп алды да туп-туры үзләренә алып кайтты.
– Әйдәгез, балалар, түрдән узыгыз! Сөбханалла! – дип каршы алды егетнең ата-анасы.
Кызның хәлен тиз аңлады Ирекнең ата-анасы.
– Менә нәрсә, кызым. Андый кыз янында синең тулай торакта яшәвең үзе хәвефле. Кеше булдым дигәндә әллә ни булуы бар. Хәзер үк Ирек белән кирәк әйберләреңне барып алыгыз да, комендантка әйберләреңне тапшырып, безгә күченеп кил. Үзеңә аерым бүлмә бар. Никах укытканчы аерым яшәрсез. Без куш куллап сине улыбызга алырга риза. Үзеңнең генә ризалыгың кирәк, – диде Ирекнең әтисе.
Икенче көнне дәресләрдән соң Кадрия әнисе белән сөйләште.
– Балам, сайланып торма. Ялгыз яши алмассың. Бәхетләрең алда көтсен, балам. Мин риза, – диде әнисе.
Кадрия Юлиана белән яшәгән бүлмәсенә Ирек белән бергә керде. Бүлмәдәше укырга бармаган, йоклаганга салышып яталар иде.
– Юлиана, мине эзләмә. Мин бүл­мә­не тапшырам, – диде Кадрия, соңгы әйберләрен җыйгач.
– Тик йөрмәгәнсең. Дәәә... – дип сузды күзләре шешенгән Юлай, Ирекне күргәч.
Ирек тә, Кадрия дә дәшмәделәр.

* * *
Ике атнадан Кадрия диплом алды. Никах укыттылар. Бүген аларның туе. Шәһәр урамыннан җиңел машиналар тезелгән туй кортежы үтте. Менә алар паркка тукталып, һәйкәлгә чәчәкләр салырга керделәр. Капка янындагы эскәмиядә бер пар сөешеп утыра. Юлиана белән Юлай иде алар. Бәхетле парга карадылар да шаккаттылар: Ирек белән Кадрия шундый матурлар, бер-берсенә пар килгәннәр иде! Юлайның йөрәген нәрсәдер чәнчеп үтте. “Их! Кем белгән? Кем уйлаган шулай булыр дип, ә?” дип өзгәләнде аның күңеле. Ярсыган җанын кая куярга белмичә сикереп торды да, Юлай парктан чыгып йөгерде...

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас