"Әҗәл вакыты җитсә..." дигән сүзләрнең юктан гына алынмавын менә бу хат авторы да исбатлый. Чыннан да, кемдер көтмәгәндә бик сәер хәлләр нәтиҗәсендә вафат була. Икенчеләр исә "теге дөньяга" эләккәч тә кире кайта...
"Әнием мине бик авыр тудырган. Инде тәмам исән калуына ышаныч беткәч, табиблар аңа операция ясарга булган. "Миңа кесарево ясаганнарын, бәбине ничек алулары, ничек одеялга төрүләренә кадәр карап тордым. Мин бу вакытта оперция залындагы лампочкада аягымны селкетеп утырдым. Аннары мине кечкенә генә сакаллы бер бабай үзе белән алып китте. Бераз баргач, бар, бар, кайт, сиңа монда ярамый, дип, кайтарып җибәрде. Мин наркоздан уянганда реанимациядә ята идем инде", - ди.
Менә шулай да була дөньяда.
Фото: bashinform.ru