Русия балалар клиник дәваханәсе табиблары сабыйны аякка бастырган һәм хәленең шактый уңай динамикасын билгели.
"Дәваханәгә кергәндә балада аяк-куллар функцияләре бозылу күзәтелгән иде, ә ай ярымнан соң аңа тулысынча диярлек элекке хәрәкәт күләме кире кайтарылды. Кыз әнисе белән шактый арага җитәкләшеп йөри, ә ярдәмчесез генә берничә адым уза ала», – дип белдерә РДКБның нейрохирургия бүлеге неврологы Ирина Рассказчикова.
Сөйләмне һәм активлыкны тергезүдә дә шактый алгарыш күзәтелә: бала элеккечә кебек үк сөйләшә, контактка бара, мөстәкыйль уйный, елмая.
Кечкенә пациентканы тергезү программасын мультидисциплинар команда эшләгән. Дәвалау планына тернәкләндерү чаралары комплексы керә: механотерапия, Войта ысулы буенча кинезиотерапия, Галилео платформасында күнегүләр, дәвалау физкультурасы, психолог һәм логопед белән эшләү.
Дәвалауның чираттагы этабы баш сөяге дефектын бетерү өчен операция булачак, аны гыйнварга планлаштырганнар. Хәзер сабый Яңа елны өендә билгеләп үтәргә әзерләнә.
Исегезгә төшерәбез, 9 октябрьдә 34 яшьлек ир күпфатирлы йортның дүртенче катындагы фатир тәрәзәсеннән үзенең кечкенә кызын ыргыткан иде. Сабыйны бик авыр хәлдә 17нче Уфа хастаханәсенә китерделәр, аңа операция ясадылар. Соңыннан ул Мәскәүдәге Русия балалар клиник хастаханәсенә күчерелде.