+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 декабрь 2025, 06:30

Биш балалы гаилә авариягә тарыган

Әтиләре шунда ук һәлак булган. Бүген иртән дәваханәдә 4 яшьлек сабыйның үлүе турында хәбәр килеп иреште...

Биш балалы гаилә авариягә тарыганБиш балалы гаилә авариягә тарыган
Биш балалы гаилә авариягә тарыган
Кичә Уфа — Инҗәр — Белорет автоюлында "ВАЗ-2112" автомобиле белән йөк машинасы бәрелешкәннәр.

Җиңел автомобиль салонында 3 айдан 10 яшькә кадәр яшьтәге биш бала һәм аларның әти-әнисе булган. Өч бала медицина учреждениесенә китерелгән, ике бала әнисе белән вакыйга урынында ук тикшеренү узган.

Башкортстан МЧСы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авария нәтиҗәсендә гаилә башлыгы һәлак булган.
 
Бүген дәваханәдә 4 яшьлек сабыйның вафаты турында хәбәр иттеләр. 
 
Фото: "МЧС России"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас