Янчыкның бизнесмен Михаил Бурдинскийныкы булуы ачыкланган, дип хәбәр итә «БСТ» телеканалы. Эшкуар, акча аның объектында эшләгән төзүчеләр бригадасына тәгаенләнгән, дип сөйләде.
Вакыйгалар кызык борылыш алган: янчыкны Толпар авылында яшәүче Риф исемле кешенең сыеры ашаган. Ул Михаил Бурдинскийда эшләгән. Терлекне суйганнан соң, хайванның хуҗасы портмонедагы әйберләрне тикшергән һәм әйбернең аның эш бирүчесенеке булуын ачыклаган.
Исегезгә төшерәбез, хайванны чүплектә ашарга һәвәслеге өчен суярга җибәргәннәр. Акча белән бергә ашказанында тагын 30 килограмм чүп тапканнар.
Бизнесмен акча янчыгын юмаячагы һәм аны бәхеткә талисман буларак саклаячагы турында әйткән.