+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 декабрь 2025, 08:00

Сыер ашказаныннан акча букчасы килеп чыккан

Гафури районының Толпар авылы фермеры сыерның ашказанында акча тулы янчык тапкан.

Фермер  хәбәр итүенчә, ул начар гадәте аркасында терлекне суярга мәҗбүр булган, чөнки хайван чүплектә ашарга күнеккән.

Суйганнан соң сыер ашказаныннан 30 килограммга якын чүп-чар чыгарганнар, шул исәптән акча букчасын да, анда шактый зур сумма табылды, дип раслый фермер.

Янчыкта шулай ук Дорофеев исеменә документлар да булган. Ир аларны да, акчаны да законлы хуҗасына бирергә әзер. Ул аларны кран астында әйбәтләп юган ди. 
 
Фото: башинформ

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас