

Мәскәү янындагы “Солнцево” фәнни-җитештерү үзәгендәге онкологик авырулары булган балаларга ярдәм итүче “Балачак вакыты” хәйрия фонды билгесез иганәчедән миллион сум алган.
Фонд хезмәткәрләре хәйриячене эәли башлагач, аның өлкәннәр өчен пансионатта яшәүче 85 яшьлек Тамара Волкова
булуы ачыкланган. Тик әбекәй акча күчергәннән соң озак та тормый вафат булган.
Соңрак ачыклануынча, әби бик ярлы яшәгән, хәтта урамда хәер сорап йөргән. Ул гомер буе гади эштә – няня, җыештыручы, савыт-саба юучы, терлек караучы, санитарка булып эшли. Үзенең бердәнбер улы белән аралары өзелә.
Әбекәй хрущевкада, ташландык хәлдәге йортта яшәгән. Тартмалардан калган катыргы өстендә йоклап, көндезләрен вокзалда хәер сорап көн күргән. Аннары аны өлкәннәр өчен пансионатка күчәргә күндерәләр.
Бервакыт Тамара әби хезмәткәрләрдән авыру балаларга ярдәм итүче фонд табуда булышуларын сорый һәм анда миллион сум күчерү турында нотариаль документ рәсмиләштерә.
Мондый сумма әбекәйдә кайдан булуы сер булып кала. Мирасмы бу, әллә тиенләп җыеп барганмы?!
Автор фотосы.