+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 декабрь 2025, 02:35

Күрше авылга кибеткә барганнар

Уфа - Инҗәр - Белорет трассасында үлем һәлакәтенә тарыган гаилә кибеткә азык-төлек алырга барган күрше авылдан кайтып килгән.

Күрше авылга кибеткә барганнарКүрше авылга кибеткә барганнар
Күрше авылга кибеткә барганнар
Гаилә башлыгы сәфәргә барысын да алырга булган. Дүрт бала - артка, ә хатыны, кулына имчәк баласын күтәреп, алгы пассажир креслосына утырган. Кире кайтканда 45 яшьлек ир хәрәкәтнең хәвефсез тизлеген сайламаган һәм каршы килүче «Исузу» маркалы йөк автомобиле белән бәрелешкән, дип хәбәр итте Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.

Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте кичә кич булды. Бәрелү шундый көчле булган ки, машина йөртүче урында ук үлгән. Төнлә бер бала реанимациядә вафат була. Шулай ук хастаханәдә мәктәпкәчә яшьтәге ике бала кала, аларның хәле чагыштырмача канәгатьләнерлек дип бәяләнә, аларны РДКБга күчерү планлаштырыла.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас