+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 декабрь 2025, 04:20

“Сабый” итеп карамагыз!

Теше чыккан балага чәйнәп биргәнаш булмасБер танышым мине бергәләп шифаханәдә ял итеп кайтырга чакырды. Ә аның үзен кызының күршесе Сания апа чакырган икән. Өчебезне дә иртәнге сәгать алтыда ук Сания апаның улы җиңел машина белән алып китәргә тиеш иде. “Әйткән сүз – аткан ук” бит инде.

“Сабый” итеп карамагыз!“Сабый” итеп карамагыз!
“Сабый” итеп карамагыз!

Иртәнге биштә торыр өчен мин кичке унда ук йокларга яткан булдым. Ике күземнең берсенә дә йокы кереп тә чыкмагач, китап укый башладым. Чөнки күптәннән беләм: китап уку ул йокы даруыннан да көчлерәк. Укый гына башлыйсың, шундук күз йомылырга тора. Будильник куйсам да аны көтмәдем. Иртәрәк булды бугай, тик мин алтынчы яртыда әзер идем инде. Танышыма шалтыратып белдем, ул бөтенләй йокламаган һәм миннән дә алда әзер булган икән. Алты тулгач тагын шылтыраттым, машина әле килмәгән.
– Сания ападан белеш, әллә тышка ук чыгып торыргамы? – дидем.

Кызының күршесе белән сөйләшкәч, танышым шылтыратып шуларны әйтте:
– Сания апа чәй эчеп утыра икән. Улын әле уятмаган, уятырга жәл, – дип әйтә ди. – Унбиш минут көтегез инде, аннан чыгарга да була.
Мин өйдә, утырган җирдән йоклап китмәс өчен телевизорны кабыздым. Ә танышым ишегалдына ук чыккан да өшеп басып тора икән. Кире керер иде, ачкычын өйдә калдырып ук чыккан, балаларын уятырга кыенсына. Менә бит нинди ул әниләр!
Көтә торгач, җиденче яртыда машина килеп җитте. Утырыштык та, бисмиллабызны әйтеп, ерак юлга чыгып киттек. Улы янына Сания апа утырды, арттагы урыннарга – танышым белән мин.

Юл буена, ә ул озакка сузылды, әнисе улына үзен ничек тотарга, нинди кешеләр белән аралашырга, ниләр сөйләргә, ә нәрсә сөйләргә ярамый һәм башка темаларга киңәшләр биреп барды. Хәтта юлның кайсы ягыннан барырга кирәклеген дә өйрәтте.
Менә инде таң да атты, ә Сания апаның киңәшләре бетми дә бетми. Безгә аның түбән тембрлы тавышы бик тәэсир итмәсә дә, янында утырган улын ялкытты, ахрысы. Ул, машинасын туктатып, әнисенә борылды да:

– Әни, минем битемә кара әле, чистамы? Нык кына кара. Анда маңка юкмы? – дип сорады.
Безгә бу сораулар бик сәер тоелды.
Әнисе улының битенә игътибар белән карап:
– Бернәрсә дә юк, улым, чип-чис­та, – дип җавап бирде.
– Менә, әни, Илнурың хәзер маңка малай түгел. Аңа озакламый кырык яшь тула. Рульдә йөрү стажым – 25 ел. Бу юлларны мин үземнең биш бармагым кебек беләм. Әгәр син мине машинаны ничек йөртергә, кем белән ничек сөйләшергә, гомумән, яшәргә өйрәтүдән туктамасаң, мин сезне шифаханәгә кадәр алып бармыйм, шушында гына төшереп калдырам да кайтып китәм, – дип, тыныч һәм матур гына итеп әйтте.
Без танышым белән ирексездән көлеп җибәрдек.

Сания апабыз тынып калды. Аннары акрын гына тавыш белән болай дип пышылдады:
– Гафу ит, улым. Сөйләшми генә барам. Кабыз машинаңны.

Ике сәгать ярымда без күрше республикада урнашкан шифаханәгә вакытында барып җитеп, иртәнге ашка да өлгердек.
Кырык, илле, алтмыш яшең тулса да, әни кешегә син бала булып каласың шул. Тик бу вакыйга баланы яшенә карап һәм аның тормыш тәҗрибәсен һәм үсеш дәрәҗәсен исәпкә алып сөйләшү кирәклеген янә бер искә төшерде.

Наҗия ГӘРӘЕВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас