+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 декабрь 2025, 03:15

Мәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкән

Уфадагы мәктәпнең икенче катындагы тәрәзәдән егылып төшкән кыз авыр хәлдә кала.

Мәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкәнМәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкән
Мәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкән
Ул 17нче балалар шәһәр клиник дәваханәсенә китерелгән, анда аңа интенсив терапия бүлеге шартларында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерде.

"Балага кирәкле барлык медицина тикшеренүләре үткәрелде. Табиблар пациентның хәлен авыр дип классификацияли. Мин дәвалану барышын шәхсән контрольдә тотам", - дип ачыклык кертте министр.

Вакыйга факты буенча шәһәрнең Ленин районы прокуратурасы административ тикшерү башлады. Беренчел мәгълүматлар буенча, бәхетсезлек 10 декабрьдә көн уртасында булган. Зыян күрүче - Затон бистәсендә урнашкан мәгариф учреждениесенең җиденче сыйныф укучысы.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас