

Инорс микрорайонында яшәүче хатын подъездда үзенең кечкенә улын мыскыл итә һәм кыйный, чөнки ул аның сырасын төшереп җибәргән. Видеокүзәтү подъезд камераларына эләккән. Инцидент 13 декабрьдә булган.
Әнисе белән улы чана белән йөрергә чыга һәм, өйләренә кайтып барганда малай тагын йөрергә теләвен әйтә, ләкин җавап итеп әнисеннән сүгенү сүзләре, мыскыллаулар ишетә, әнисе улына сугып җибәрә. Ул аңа гомумән беркайчан да урамга чыкмаячак, аның телефонын алачаклар һәм гомумән ул Яңа ел турында онытырга мөмкин, дип кычкыра.
-Хайван. Мин сине күралмыйм. Тавышың гына чыксын... - бу әле ананың үзенең баласына әйтелгән иң йомшак сүзләр.
Шушында яшәүчеләр бу хатынны таныган, алар сүзләренчә, ул еш кына спиртлы эчемлекләр куллана һәм баласын җәберли.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре урында булган вакыйганың барлык хәл-шартларын ачыклый.
Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.
фото: башинформ