+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 декабрь 2025, 06:39

Фельдшер

Авылда ул коткаручы гына түгел, ә сердәш тә

ФельдшерФельдшер
Фельдшер

Кыш буранлы булды быел. Бүген дә тышта буран котыра. Авыл өстен кинәт кар өермәсе кап­лады. Күз ачкысыз буран, урамда этләр дә өрми, тәрәзә артында – дөм караңгы һәм җил дулый. Фельдшер Рәзинә йокламый иде.
Авылда фельдшер булып 13 ел эшли ул. Һәр төн, һәр чакыру, һәр йөрәк тибеше – аның да, авылдашларының да хәтеренә уелып кала. “Авылдашлар – барысы да минем туганнар, алар өчен җанымны бирергә әзермен”, – ди ул еш кына. Чынлап та, биредә һәр кеше – таныш, һәр йөз – күңелгә якын.

Ул беркайчан да үзен герой итеп санамады. Тик бу аның өчен сынау төне булды...

Төнге уникедә телефон шалтырады, өй эче дер селкенде сыман.

– Рәзинә… зинһар, кил… әнигә бик авыр… – диде телефоннан елаган тавыш. Ул авылның икенче очындагы Зәйнәп әбинең кызы иде.

Рәзинә тәрәзәдән карады: буран котыра, туктаусыз кар ташкыны оча, юллар юкка чыккан – көндез дә йөрү куркыныч, ә төнлә… Ләкин уйлап торырга вакыт юк иде.

– Хәзер чыгам. Утларыгызны кабызыгыз, мин шул утны күреп килермен, – диде ул, сумкасын алып.

Фельдшер сумкасы… Анда бөтен нәрсә дә бар: дарулар, система, кан басымын үлчәү аппараты, бинтлар, уколлар. Кем өчендер ул гади сумка гына. Ә кемгәдер – соңгы өмет.

Юл бөтенләй юкка чыккан, көрт тездән, бөтен дөнья карга күмелгән. Аяк астында кар шыгыр-шыгыр килә, суык җил йөзгә энәләрдәй кадала, тын алуы авыр. Ләкин Рәзинә барыбер туктамады.
Зәйнәп әбинең йортына барып җиткәндә, Рәзинә инде бөтенләй хәлсезләнгән иде. Ләкин ишекне ачып кергәч, аның бөтен аруы юкка чыкты.

Зәйнәп әби караватта сулышы кысылып, хәлсезләнеп ята. Йөзе агарган, күз карашы куркыныч.

– Ашыгыч ярдәм килеп җитмәячәк, юллар юк… Бөтен өмет синдә, – диде кызы, күз яшьләрен сөртеп.

Рәзинә каушап калды: ул фәкать үзенә генә ышана алуын, иңнәренә төшкән бар җаваплылыкны аңлады.

– Ярар, башлыйк! – диде ул.

Әбинең кан басымын үлчәде, йөрәген тыңлады. Йөрәк ритмы бик начар, әбинең сулышы сизелми диярлек иде.

Рәзинә тиз арада система куйды, укол ясады, әбигә кирәкле ашыгыч ярдәмне күрсәтте. Тәҗрибәле фельд­шер­ның һәр хәрәкәте төгәл, уйланылган. Һөнәр, тәҗрибә, йөзләгән чакырулар – барысы төгәл эш итәргә ярдәм итте.
Зәйнәп әбинең сулышы бераз тигезләнде, йөзе бераз алланды. Бу вакытта, никтер, тышта буран тагын да көчәйде, өй диварлары дер селкенде.

– Рәзинә кызым… син булма-саң… – дип пышылдады ул. Шул минут әби Рәзинәнең кулын кысып куйды. – Сиңа әйтәсе серем бар… Күптән йөрәгемдә йөр­тәм...
– Нинди сер ул? – диде Рәзинә, аптырап.

Әби авыр сулыш алып, күзләрен йомды.
– Синең әниең син туганда бик авыр хәлдә иде… Мин дә, үз вакытында, аңа беренче ярдәм күрсәтеп, белгән­нәремне һәм кулдан килгәнне эш­ләп, аны бу дөньяда алып калдым. Менә хәзер Ходай миңа шул яхшылыкны кире кайтарырга язгандыр, кызым… Мин сине үз балам кебек күрдем...

Йортта тынлык урнашты. Рәзинә Зәйнәп әбигә рәхмәтләр укыды. Берничә минут элек хәлсез яткан әби башта торып утырды, аннары фельдшерны чәй эчәргә чакырды. Ике авылдаш озак кына сөйләшеп, серләшеп утырды. Әйе, авыл фельдшеры – ул коткаручы гына түгел, ә чын дус та.

Берничә сәгатьтән буран, ниһаять, тынды. Таң беленә башлады. Рәзинә Зәйнәп әбинең өеннән чыкты, юлга карап, кайтасы юл да җиңел булмаячак икәнен аңлады.
Ләкин аның күңелендә бер җылы хис бар иде. Бу төнне ул әбинең гомерен генә саклап калмады, үзенең язмышы турында да белде. Кү­ңелендә ниндидер яңа, тирән аңлау туды: авылдашлары – чын мәгъ­нәсендә аның туган кешеләре. Һөнәр кеше язмышына, ә кешеләр бер-берсе белән бәйләнгән.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас