+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 декабрь 2025, 13:50

Авариядә дүрт кеше һәлак булган

Күгәрчен районында коточкыч фаҗига теркәлгән.

Авариядә дүрт кеше һәлак булганАвариядә дүрт кеше һәлак булган
Авариядә дүрт кеше һәлак булган
Бүген көндезге сәгать бишләр тирәсендә Күгәрчен районында Магнитогорск - Ира автоюлындагы авариядә дүрт кеше һәлак булган. Республиканың Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 38 яшьлек ир «Лада Веста» руле артында каршы юлга чыккан, анда ул «Лада Гранта» белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Гранта» йөртүчесе һәм аның ике пассажиры, шулай ук «Веста»ның 50 яшьлек пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән. Авариягә тарыган тагын өч кешене, шул исәптән 8 яшьлек баланы табиблар карый.

Авариянең хәл-шартлары ачыклана.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас