+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 декабрь 2025, 04:28

Гомерлеккә кил син, бәхет!

Тормышта бик күп сынаулар кичсә дә, Венера Абдрахманова-Әхмәтова моңа бар күңеле белән ышанып яши

Гомерлеккә кил син, бәхет!Гомерлеккә кил син, бәхет!
Гомерлеккә кил син, бәхет!
– Бүген Муллакай бабай үләчәк, – ди кыз, капка алдыннан узып барган почта атындагы бер куллы хат ташучы бабайга ишарәләп.
– Алай димә, кызым, аның бүген пенсия таратасы бар, юлы да ерак, исән йөрсен, диген! – дип, әнисе аның авызын учы белән каплый.
Кызның үз туксаны туксан:
– Эчкән була ул, күлгә төшеп үлә!
– Эчми бит бабаң, юләркәем! Ул барасы юлда күл дә юк. Авызыңнан җил алсын!


Алмый шул җил... Яңавылдан почта алып кайтканда, бер куллы элекке фронтовик Муллакай бабайның аты юлдагы зур гына чокырга җыелган суга төшә, малкай судан чыга, хат ташучының калын сумкасы да зарар күрми, ә менә үзе... Муллакай бабайны ат эзеннән барып тапканда, аның җаны чыккан була инде. Ә кесәсендә – моңа кадәр булмаганча, “чәкүшкә”...
Үзен белә башлаганда ук Венера кеше күрмәгәнне күрә, кеше белмәгәнне белә иде инде. Югалган малын табышырга үтенеп, авыл халкы килеп кенә торды аңа. Ә ул бер мизгелгә очар кош кебек җирдән күтәрелә дә, тирә-якны байкап, югалган малны эзләп таба да, хуҗасына кайда барырга юл күрсәтә. Рәхмәтне күп ишетә кыз. Ләгънәтен дә күрә.
 
Бер көнне аңа кияүгә чыкмыйча өлкәнәеп барган авылдашы килә. Язмышы белән кызыксына. “Ирең дә булмый, балаң да булмый синең!” – дип кырт кисә кыз. Сәбәбен бу апаның яшьлегендә шактый гына хилафлыклар эшләп ташлаганы белән аңлата. Авылдашы: “Вәт, маңка бала!” – дип, ярыйсы гына кундыра үзенә. Сабый картыеның итәк астына кереп кача.
Картые (аның туган ягында әти-әнинең әнисенә шулай дәшәләр) Зәйнәп исемле аның, алар – Сербиядән, дөнья буйлап таралган мө­селманнар кавеменнән. Үләннәр белән сөйләшә, кошлар белән серләшә, сырхауларга дәва таба белә ул. Ә тагын таш сала Зәйнәп әбисе. Бу серле ташларның ничәнче гасырдан алар нәселендә саклануын үзе дә белми. Оныгына аларның серен ача әбекәй, үзе белән урман-кырларда йөртеп, табигатьне күңел күзе белән күрергә өйрәтә. Шулай үз дөньясында яшәп ятканда, кызның тормышында зур вакыйга була – үзеннән бер генә яшькә өлкән Роза апасы мәктәпкә укырга төшә. Ничек инде? Ә Венера?! Ул бит инде күптән яза, хәреф таный, апасыннан алда ул барырга тиеш мәктәпкә!
 
Бер көнне иртән торып юына, картәтисенең кирза сумкасына әлифбасын сала да, чыгып югала кыз. Мәктәпкә кадәр барып җитә, тик ишеген ачып керергә базнат итми – күтәрмәгә чүгәли. Шулай октябрьгә кадәр күтәрмәдә утыра ул.
– Нишләп утыра соң монда бу бала? – дип сорый бер көнне директор Аза Гафаровна. – Кертеп утыртыгыз инде шуны бер класска.
Шулай итеп мәктәп тормышы башлана Венераның.
 
Шушы урында аның үзе белән якыннанрак танышыйк. Венера Нәгыйм кызы Абдрахманова-Әхмәтова 1954 елда Тәтешле районының Күрдем авылында дөньяга килгән, мәшһүр Атнабайлар нәселеннән. Нәгыйм абый белән Рәшидә апаның 9 баласы арасыннан берсе ул. Әнисе – укытучы, китапханәче, сугыш елларында тракторчы да булып эшләгән берсүзле, кырысрак холыклы. Әтисе, шагыйрьләр нәселеннән булгангамы, бераз йомшаграк күңелле, хислерәк кеше. Әмма сугыштан исән-сау йөреп кайткан яугирнең характерын йомшак дип булмый. Шундый үзенчәлекле, күпбалалы гаиләдә җитез, уңган булып үсә кыз. Мәктәптә – уку алдынгысы, комсорг була, шигырьләр яза, ә җырлавы...
 
Районның үзешчән мәдәният хезмәткәрләре аны еш кына үзләре белән бер бригадада эшләргә чакыра. Венера баш тартмый, рәхәтләнеп җырлый. Кая барсалар да, егетләрнең күзе төшә аңа. Ә Аскын районына баргач...
 
Бу көнне аеруча истәлекле концерт була. Алар белән районның “Коммунизмга” гәзите хәбәрчесе дә бара, кызны фотога төшерә, мәкалә яза. Әмма “истәлекле” дигәнебез бу гына түгел әле. Шушы концертта Венера залдан үзенә нәүмизләнеп төбәлгән карашка тап була. Мәхәббәт тулы пар күзләр белән очрашканда ул бөтен гәүдәсе буйлап җылы дулкын узганын, йөрәге канатланып, нәни кош баласыдай тыпырчынганын тоя.
 
Концерт беткәч, трактор арбасына төялгән артистларны авыл егетләре озак кына озата бара. Шул арада серле күзле егет аңа сүз ката, ә бараздан аны күрергә дип, авылына ук килеп җитә. Яшьләр мәхәббәт диңгезенә чума, хисләренең билгесе итеп йорт янына пар каен утырта.
Тормыш дәвам итә, егетне армия хезмәтенә алалар, уналтысы да тулмаган кыз Уфадагы 1 санлы педагогия техникумына укырга керә. Арада беренче очрашудан башлап хатлар йөри. Биш ел хат алыша алар. Егет хезмәт иткән часть командирыннан да килә хат. Анда ул кызга егетнең нинди асыл булуын, ул аны мотлак көтеп алырга тиешлеген яза. Көтә кыз...
 
Ул ак чәчәккә күмелгән май көне җиткәндә, Венера инде училищены тәмамлаган, балалар бакчасында эшләп йөргән була. Солдат формасында аеруча затлы егет тәвәккәл сөйләшә. “Җыен, юлга чыгабыз, мин өйдәгеләргә “хатын белән кайтам”, дидем”, – ди. Их ялгыша шул солдат, бу кыз белән алай сөй­ләшергә ярамаганлыгын белми...
 
“Ә минем ризалыкны сорадыңмы соң әле, мин бит сиңа аннан алып, монда куя торган әйбер түгел!” – дигән җавап яңгырый.
Шулай ди дә, кырт борылып китеп тә бара. Үзе эшләгән балалар бакчасына юл хәрби часть алдыннан уза. Ә анда барысы да таныш, күптән исәнләшеп йөриләр. Әле җитмәсә, бер погонлысы кызның алдына ук чыгып хәл сораша, алар көлешеп сөйләшеп торганда, яннарыннан йөзе ап-ак булып каткан Ул узып китә.
Шул китүеннән югала егет. Кыз сентябрьгә кадәр көтә дә, аңа үч итеп, шул частьта хезмәт иткән Уфа егетенә кияүгә чыга. Башкала советында зур гына түрәнең улы була ул. Яшьләр кызның яңа гына алган фатирында гаилә тормышы башлый.
 
Һәрвакыт алга омтылган, камилләшә баруга йөз тоткан Венера педагогия институтында укый, балалар бакчасында эшли, авырга да уза, баласын да таба. Һәм... 8 айлык нәни кызчыгын кочаклап үз йортыннан чыгып китәргә мәҗбүр була. Ни генә күрми ул монда, көнләшүеннән ярсыган ирнең типкәли-типкәли кыйнавы, көчләү, изүләр, хыянәт... Кәгазьгә төшереп бетереп булмас ул хәлләрне.
 
Бер кулы белән күкрәгенә газизен кыскан, икенче кулына сары чемоданын тоткан кызын өйгә түгел, капкадан да кертми әнисе. Нишлисең, заман шундый, кияүгә чыккансың икән, аерылу юк, түзәсең!
 
Кире әйләнеп кайткач, тагын да җаһилләнеп тукмый ир яшь хатынны. Тагын яшәп карый әле алар, янә ике кызлары туа.
Бу елларда Венера Нәгыйм кызы институтны тәмамлый, психолог һөнәренә ия була, белгеч киңәшенә мохтаҗларны кабул итә, аның киңәшләре күпме кешегә ярдәм итә, күпме гаиләләр сакланып кала... Әмма үзенеке таркала.
 
Кемдер бу хәлне авыр кичерә, ә аның куллары богаудан ычкынган кебек була. Тагын бер һөнәр үзләштерә әле ул – сәүдә техникумын тәмамлый, товароведтан база директорына кадәр хезмәт юлы үтә. Башкаладан ерак түгел, гаҗәеп матур күл буена йорт сала, яңа тормыш кора.
Әмма шул йортта ул явыз бәндәдән каза күрә, ул аңа бик җитди җәрәхәтләр сала.
 
– Уналты сәгать операция ясап, сынган муенны тоташтырып, юка сеңердә генә асылынып торган башны урынына утырткан атаклы доктор Афанасьев тернәкләнеп китүемә ышандымы, юкмы икән, әмма мин балаларым хакына яшәргә тиешлегемне бик яхшы белә идем, ­– ди Венера ханым. – Ярты ел яттым дәваханәдә, әмма аякка бастым. “Юк, булмый бу болай, арыдым ятып”, – дидең дә, ыштан бавыңа тотынып торып бастың, – дип сөйләде палатадагы кызлар. Соңрак уйлыйм, сабыйлар да беренче адымын шулай ясап йөреп китәләр бит.
Сабыйларча, һәрнәрсәгә кабат өйрәнергә туры килә Венера Нәгыйм кызына. Әмма ул бирешми, кабат яшәп китәргә көч таба. Балаларына, ярдәм сорап килүчеләргә кирәклеген аңлау бирә аңа ул көчне.
 
Ул “көч” дигәннәренең коесы тирәнме, сулары гомерлеккә җитәрлек буламы икән? Белмәссең. Әмма Венера апаның бу коесының төбе юк, сулары гомерлеккә бетмәс кебек. Шулай булмаса, түзеп кара...
 
2019 елда янбаш сөяген сындыра ул. Шул ук елның 19 гыйнварында, инде “ходунки” белән йөри башлаганда, йортында янгын чыга. 200 квадрат метрлы коттедж­дан көлләр генә кала. Хатын бу хәлләргә түзә алмый, аны инсульт ега. Аннан ковид башлана, шуңа да кызлары аны дәваханәдә дәвалаудан баш тарта, җиң сызганып үзләре тотына, табибларны йортка чакырта. 2023 елда аякка баса әниләре, уң як гәүдәсе элеккечә эшләмәсә дә, йөреп китә ул. Шатлыгын бүлешергә Күрдеменә кайта. Анда инде тик торганнан диярлек аягын сындыра... Я, әйтегез, нинди булырга тиеш бу кешенең рухи көч коесы?!
Беләсезме, бүген аның бу коесы балкып тора, ә күчәре җырлап кына әйләнә! Чөнки аның тормышына беренче мә­хәббәте кайткан! Аскын егете аның телефонын эзләп тапкан һәм үзенең туган көнендә шалтыраткан. Менә нинди бүләк ясаган үзенә ул!
 
Баксаң, егет аны гомер буена эзләгән. Авылына да барган, әнисе белән дә очрашкан. Әмма ул аның иреннән аерыл­ганын да, нинди фамилиядә булганлыгын да әйтмәгән. (Их, сезне, берсүзле әниләр...) Аларның мәхәббәт шаһитлары булган пар каенны кисүләрен белеп тә әрнешкән гашыйк җан. Бар юанычы – Таң йолдызының хәтердә калган ши­гырьләре, колагында – моңлы тавышы һәм “Коммунизмга” гәзитеннән кисеп алынган фото. Анда Аскын районы сәхнәсендә 9нчы сыйныф укучысы җырлап басып тора.
 
Их, син, яшьлек, их, син, тиле яшьлек... Кайтсын әле синең кайтавазың, очрашсын әле шушы мәхәббәтле ике җан. Бәхет килсен аларга, гомерлеккә, бер дә китмәскә килсен.

Резида ВӘЛИТОВА.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас