+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 декабрь 2025, 05:05

“Таймыр мамонты”

Ул ачышның дәлиле генә түгел, ә планетабызның үткәне турында мөһим чыганак та булып тораСоветлар Союзының палеонтологик казанышлары арасында “Таймыр мамонты”ның табылуы аерым әһәмияткә ия. 1948 елда Түбән Таймыр кушылдыгы санал­ган Шренк елгасының исемсез бер тармагы янында кышлаучылар С. Жигарев һәм А. Коржиков борынгы гигантның калдыкларын таба. Соңыннан бу елга “Мамонтова” дип атала башлый.

“Таймыр мамонты”“Таймыр мамонты”
“Таймыр мамонты”
Әлеге артефактның табылуы палеонтология коллекциясен баетып кына калмый, галимнәргә йомшак тукымалы һәм йонлач мамонт калдыкларын өйрәнү өчен дә кабатланмас мөмкинлек ача. Бу ачыш ул чор фәне өчен бәяләп бетергесез хәзинәгә әверелә. Ул 11,5 мең ел элек яшәгән бозлык чоры хайваннарының тышкы кыяфәтен һәм яшәү рәвешен рекон­струкция­ләргә, борынгы Тай­мыр­­ның климат шартларын ачыкларга ярдәм итә.

Русиянең Яңа тарих дәүләт архивында (РГАНИ) сакланучы документлар мамонт калдыкларын чыгару һәм ташу буенча оештырылган экспедиция, шулай ук аның тикшеренү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирә.

Табылган калдыклар шунда ук белгечләрнең игътибарын җәлеп итә. 1948 елда мамонтның баш сөяге, бер сөяге һәм тире кисәге казып алынып, Мәскәүгә, СССР Фәннәр академия­сенең Палеонтология институтына җибәрелә.

1949 елның 29 апрелендә СССР Министрлар Советы СССР Фәннәр академиясенә һәм “Главсевморпуть” оешмасына 1949 елда “Таймыр мамонты” калдыкларын казып чыгару һәм Ленинградка кайтару буенча комплекслы экспедиция оештырырга дигән карар чыгара. Экспедицияне академик Е. Н. Павловский җитәкли.
Экспедициягә әзерлек барышында гамәли мәсьәләләрне хәл итү өчен СССР Фәннәр академиясенең Зоология институты каршында Мамонтны өйрәнү комитеты төзелә, аны да Е. Н. Павловский җитәкли. Әлеге комитет составына төп институтлар – зоология, ботаника, палеонтология вәкилләре керә. Комитет булачак экспедициянең структурасын, планын һәм сметасын эшли.

“Таймыр ярымутравы буенча сәяхәтләренең берсендә “Главсевморпуть” оешмасы кышлаучылары җирдән калкып торган ниндидер хайванның башын һәм казык тешенә игътибар иткән. Туфракның өске катламын ачканнан соң, кышлаучылар мамонтның тулы килеш сакланган гәүдәсен күрә. Берничә фотосурәт ясап һәм йонлы тиренең кечкенә генә кисәген кисеп алганнан соң, алар боларның барысын да Мәскәүгә, “Главсевморпуть”ка җибә­рә. Мамонт гәүдәсен исә кышлаучылар саклау максатыннан туң туфрак белән күмеп куя.

Бу табыш галимнәрне бик нык кызыксындыра. СССР Фәннәр академиясе Президиумы каршында “Таймыр мамонты”н өйрәнү комитеты төзелә. Күптән түгел Мәскәү аэродромнарының берсеннән өч самолетта фәнни экспедиция очып китте. Аның составында төрле белгечлектәге галимнәр һәм эшчеләр – барлыгы 25 кеше”, – дип хәбәр итә “Московская правда” гәзите 1949 елның 25 июнендә.

Мамонт табылган урынга зоолог, биология фәннәре докторы, профессор Л. А. Портенко җитәкчелегендәге разведка отряды җибәрелә. Аның сос­тавына фәнни хезмәткәрләр буларак Ерак Төньяк флорасы һәм үсемлекләре буенча белгеч, биология фәннәре докторы, профессор Б. А. Тихомиров, геология-туңлык белгече, геология-география фәннәре кандидаты А. И. Попов һәм туңлык һәм туфрак белгече, кече фәнни хезмәткәр Е. П. Шушерина керә. Урында экспедиция башлыгы итеп Арктика разведкасыннан В. А. Мининберг билгеләнә.

Отрядның төп бурычы мамонт яткан шартларны ачыклау һәм Мамонтова елгасы ташканчы аның сакланышын тәэмин итү булса да, ул чынлыкта төп экспедиция отрядының эшен башкара: туң грунтта казыну эшләрен алып бара, хайван калдык­ларының яту шартларын һәм физик-географик һәм экологик хәлнең хәзерге һәм ул чорга хас үзенчәлек­ләрен өйрәнә, мамонтның скелетын һәм йомшак өлешләрен СССР Фәннәр академиясенең Зоология институтына озата.

Экспедиция эшләрен тизләтү һава торышының үзгәрүе белән бәйле була. Туңган туфрак эреп җылына башлый һәм отряд әгъзалары казып чыгарган шахтада су җыела. Мамонтны саклап калу өчен су басу куркынычы янамаган туң катламда махсус саклагыч – баз төзелә, анда табылган йомшак өлешләр күчерелә. Баш сөяге, умыртка сөягенең арка өлеше һәм уң алгы аягы ярның калку өлешенә күчерелә, ә калган чокыр ком-ташлар белән күмелә.

1949 елның 10 июленә бөтен территорияне су баса. Калдыкларны алга таба өйрәнү өчен яңа белгечләр җибәрү техник яктан мөмкин булмый. Шуңа күрә мамонтны саклап калу өчен белгечләр разведка отряды көче белән казыну эшләрен ташкын бетүгә үк дәвам итәргә карар кыла.

“Московская правда” гәзите 1949 елның 20 августында болай дип яза: “СССР Фәннәр академиясенең Зо­ология институты директоры урынбасары В. Дубинин хәбәрчегә түбәндәгеләрне сөйләде:

“Ташу вакытында мамонт яткан җир өстендә “цемент-балчык мен­дәре” ясалды, ул хайван калдыкларын су белән юылудан саклап калды. Хәзер экспедиция мәңгелек туңлыктан хайванның яхшы сакланган скелетын һәм йомшак тукымаларның аерым өлешләрен, мускулларны, шулай ук йон белән капланган тире кисәкләрен алды.

Бу – мәңгелек туңлык зонасында икенче мамонт табылу очрагы. 1901 елда Себердә Березовка елгасы районында Фәннәр академия­сенең Зоология музее хез­мәт­­кәрләре шундый хайванның яхшы сакланган калдыкларын тапкан иде. Алар Ленинградтагы Зоология музее залларында куелган.
“Березовка мамонты” – биеклеге 2-3 метр һәм озынлыгы 4 метр чамасы булган урта яшьтәге ата мамонт. Хәзер табылган “Таймыр мамонты” “Березовка ма­монты”ннан шактый зуррак.

Безнең галимнәребез хайванның үзен һәм моннан 10-12 мең еллар элек мамонтлар яшәгән шартларны өйрәнәчәк. Хәзер Зоология музеенда мамонтларның тулы өч скелеты һәм бу хайваннарның күпсанлы сөякләре бар.

Таймырда мамонтны тикшерү комплекслы булуы белән аерылып тора: хайванның үзе генә түгел, аның яшәү шартлары да өйрәнелә. Мамонт ашказанындагы ул ашаган азык буенча, мөгаен, Төньяк Себернең мамонтлар яшәгән чордагы үсемлекләрен ачыклау мөмкин булыр”.

Җыелган материалларны чыгару самолетларда башкарыла һәм бер айдан артык дәвам итә – август ахырыннан октябрь башына кадәр. 13 октябрьдә Ленинградка фәнни коллекцияләрнең соңгы йөге, мамонт скелеты һәм аның башка калдыклары белән Л. А. Портенко кайта.

1949 елның 17 ноябрендә СССР Фәннәр академиясе президенты С. И. Вавилов һәм Төньяк диңгез юлы Баш идарәсе башлыгы А. А. Кузнецов Иосиф Сталинга калдыкларны кайтару эшләренең уңышлы башкарылуы турында хәбәр итәләр. Дәүләт җитәкчесенә җибәрелгән экспедиция материаллары арасында мамонт өлешләренең фотосурәтләре, урын­ның картасы, шулай ук академик Е. Н. Павловскийның кыскача отчеты була. Анда, отрядның гамәлләрен җентекләп тасвирлаудан тыш, табыл­ган калдыкларны тикшерү нәтиҗә­ләренең беренчел фаразлары да күрсәтелә. Иосиф Сталинга җибәрел­гән фотосурәтләр, кызганычка каршы, сакланмаган. Аларның югалуы турында КПСС Үзәк комитеты аппараты хезмәткәренең 1969 елның 12 ноябрендә документның арткы ягындагы язмасы сөйли.

Тикшеренүләрнең беренчел нә­тиҗә­­ләрен­дә әйтелгәнчә, “1949 елгы экспедиция материаллары “Таймыр мамонты” һәлак булган чорда районда көньяк тундра, яки урман-тундра ландшафты булганлыгын шиксез күрсәтә. Бу урыннарга мамонт җәй көне кан эчүче бөҗәкләрнең киң колачлы һөҗүмнәреннән качып күченә алган. Бу мәгълүматлар, мамонт бозлар һәм карлар арасында кырыс поляр шартларда яшәгән, дип раслаучы чит ил галимнәренең хезмәтләрендәге фәнгә каршы фикерне кире кага. Мамонт мул үсемлек азыгына мохтаҗ булган, ә ул поляр тундрага караганда көньяк районнарда шактый күләмдә үсәргә мөмкин булган.

Шулай ук, китерелгән скелет яхшы саклануы һәм тулылыгы буенча СССР Фәннәр академиясендә булган барлык мамонт скелетларыннан да өстен тора. Мамонт гәүдәсенең йомшак өлешләре һәм йон калдыклары ул хайван кыяфәтенең әлегәчә ачыкланмаган күп кенә үзенчәлекләрен (казык тешенең урнашуы, йонының төсе) ачыкларга мөмкинлек бирә”.

Бүген “Таймыр мамонты” скелеты Русия Фәннәр академиясенең Зоология институты Зоология музее экспозициясендә мактаулы урын алып тора. Ул күренекле ачышның дәлиле генә түгел, ә планетабызның үткәне турында мөһим чыганак та булып санала.

Башкортстанда да мамонт сөякләре күп табылган, алар республика районнары музейларында саклана. Менә шуларның берсе турында үзәк матбугатта басылган хәбәр:

“Бөре кантонының Чыршы елгасында крестьяннар мамонт сөяк­ләрен тапкан. Хайванның баш сөяге, 3 аршин озынлыктагы казык тешләре, аскы теш казналыгы һәм бот сөяге табылган. Табылдык урындагы халык арасында зур кызыксыну уятты. Сөякләрне күрше авыллардан да килеп карыйлар”, – дип яза “Известия” гәзите 1923 елның 1 июлендә. Бу – әлеге Кушнаренко районының Чыршы-Тартыш авылы янындагы елга.

2023 елның августында Балтач районының Югары Карыш авылында Ревнер Имамов улы Ленар белән көтү көткәндә Карыш елгасы буенда мамонт сөякләрен тапканнар иде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас