Аның йорты янып беткән.
КФХ башлыгы Илгиз Фарих улы гаиләсе белән Яңа Таулар авылында яши.
Фермер хатыны Лүзия белән бергә 30 елдан артык уңышлы эшлиләр, үзләренең фермер хуҗалыкларын үстерәләр.
"ИП Габдрахманов" Акбарыс авыл Советына караучы авыллар халкын салам, печән, ашлык белән тәэмин итә, пайчыларга ел саен печән, салам бүлеп бирелә.
Булдыклы гаиләгә Яңа ел алдыннан шундый бәла килгән. Салкын кышта йорт-җирсез калуны күз алдына да китерерлек түгел. Габдрахмановларның туганнары аларны белүчеләргә, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында, Башкорт аграр университетында бергә укыган дусларына, битараф булмаган гражданнарга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Кем күпме булдыра ала, шулкадәр булса да ярдәм кулын сузыйк, дуслар!
Ярдәм итәргә теләүчеләр редакциягә мөрәҗәгать итсен.