-22 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 декабрь 2025, 09:38

Кияү һәм мандарин

Гөлсем өстәлгә зур тәлинкә тулы мандариннар чыгарып куйды да аларга сокланып карап алды: – Бигрәк матур, яхшы мандариннар алган Айдарым. Күр әле, нинди матурлар! – дип дәште ул салат тураган сеңлесенә.

Кияү һәм мандарин
Кияү һәм мандарин


– Әйе. Яңа ел бәйрәменең төп җимеше бит. Димәк, алдагы ел уңышлы булырга тиеш! – дип елмайды Галия.
– Ниһаять, сине дә кияүгә бирербез, бәлки, алдагы елда бәби алып кайтырга да өлгерерсең әле!
– Ну, алдагы елга булмаса, аннан соң...
– Инде бик вакыт! Бу туктаусыз укуың белән яшьлегең үтеп бара! Магистратура, аспирантура... Хатын-кызның бәхете башкада ул!
– Әй, апа... Мин бит бердәнберемне көттем... Күрәсеңме, барыбер көтеп җиткердем! Марат – нәкъ минем кешем! Мин моны бер күрүдән үк аңладым...
– Тукта әле, аңлар өчен бергә күпмедер вакыт яшәргә кирәк ул...


Ишектә йонлач бүрек, кыска тун кигән, кулына ике зур пакет тоткан Айдар күренде.
– Их, тәмле исләр чыккан! Ну, минем хатын белән балдыз уңган да инде! Менә, исемлеккә ни язгансыз, барысын да алдым! – Ир Яңа ел табыны әзерләп мәш килүче ике хатын-кызга пакетларын сузды. – Тышта Кыш бабай салкыннарын мулдан җибәргән!
– Алкогольсез шампан онытмагансыңдыр бит? – Галия пакетлар эченә күз салды.
– Их! – Айдар маңгаена сугып алды. – Оныттым шикелле... Ниткән алкогольсез шампан соң ул? Гомердә булмаганны... Балалар да нәнәләрендә кунакта. Өлкәннәрчә генә дүртәү Яңа ел каршылыйбыз, дигән идем...
– Галиянең Мараты алкогольне бөтенләй кулланмый икән, Айдар, бар инде, кибетләр ябылганчы... – Гөлсем иренә ялварулы, ягымлы караш ташлады. – Ни дисәң дә, булачак кияү бит...
– Галия, гафу ит, миндә кырык яшькә якынлашып килгән һәм алкогольне бөтенләй кулланмаган ир-егет бераз шик тудыра... – Айдар канәгатьсез генә яңадан тунын эләктерә башлады.
– Чынлап та, Галия, мин дә сиңа моны әйтим дигән идем... – Гөлсем сак кына сеңлесенең иңнәренә кагылды. – Кияүгә чыгар алдыннан ирне башта бераз эчереп карап сынарга кирәк, диләр бит...
– Әйе! – Айдар шунда ук хатынының сүзен эләктереп алды. – Бәлки, ул эчкәч бик холыксыздыр яисә эчеп-эчеп, эчмәс булып туктагандыр...
– Әй, бер сез генә әйтмисез инде бу сүзләрне! – Галиянең көләч йөзе моңсуланып китте. – Нишлим соң, бөтенләй эчмим, ди бит... Ярамый, аллергия, ди.
– Гомердә андый аллергияне ишеткән юк... – Айдар хатынына күп мәгънәле итеп карап алды.
– Апа, җизнәм, мин бит аны шулкадәр яратам! Аның яхшы, тәрбияле булуын күңелем белән сизәм... Юк шикләр белән күңелне төшермәгез әле...
– Минем сеңлем берәү генә! Шундый акыллы, белемле, чибәр сеңлемне яхшы кешегә генә бирергә телим! – Гөлсем биленә таянды һәм уйга калды.
Шулвакыт ишеккә барып җиткән Айдар кире борылды, тунын, бүреген салды.
– Кызлар, мин бер шәп нәрсә уйлап таптым! Булачак кияүне сынап карыйк!
– Ничек итеп? – Гөлсем белән Галия бертавыштан сорау бирде.
– Менә, Гөлсем, сөеклем, син ут бит инде, бүгенге мәҗлесебез күңеллерәк булсын өчен берничә уен уйнатып ал, – Айдар хатынын да, балдызын да иңнәреннән кочаклады. – Исеңдәме, студент чакта тулай торакта мандариннар ашап ярышкан идек. Кем бик тиз итеп һәм беренче ашап бетә, шул җиңә! Мин ничә секундта йоттым әле?
– Тукта әле, нинди мандарин, нәрсә сөйлисең? – Гөлсем авызын ерып торган Айдарга гаҗәпләнеп карады.
– Без кияүгә гади булмаган мандарин ашатачакбыз!
– Анысы ничек була?


Айдар серле елмаеп шкаф янына килде, аннан бер шешә аракы тартып чыгарды, икенче киштәдән, дарулар арасыннан бер шприц алды. Аның бу сәер гамәлләрен Гөлсем белән Галия сүзсез калып күзәттеләр. Айдар бер рюмкага аракы койды, шприцны ачып, анда аракы суыртты һәм шприц эчендәге аракыны акрын гына мандарин эченә тутырды...
– Аңладым! – дип елмаеп җибәрде Гөлсем. – Исемә төште! Бу тизлек конкурсы булачак. Акрын ашый башласа, ул анда аракы барлыгын сизәчәк, ә тиз генә йотса, аңламый калачак. Аңласа да, соң булачак инде!
– Уф, юк... – Галия лып итеп утыргычка утырды. – Болай дөрес түгел...
– Балдыз, эченә бер калак аракы кергәннән беркем дә үлми. Әгәр инде ул эчеп туктаган холыксыз адәм булса... Алдан белүең хәерлерәк!
– Әйе! – дип хуплап куйды Гөлсем. – Кияүне сынаячакбыз!
Шулвакыт ишек кыңгыравы шалтырады.


– Килде, килде! – дип ишеккә йөгерде Галия. – Җизни, кибеткә чыгып торма, Марат алкогольсез шампанны үзе алып килгән!
Кич күңелле башланды. Айдар белән Марат тиз уртак тел тапты, Гөлсем белән Галиянең дә йөзеннән елмаю китмәде. Барысы да ничектер уңай килеп торды – мичтәге каз да, салатлар да телеңне йотарлык килеп чыккан иде. Алдан сөйләшенгәнчә, беркем дә Маратны хәмер эчәргә кыс-тамады. Гөлсем белән Галия аз гына коры шәраб эчтеләр, Айдар үзенә бераз коньяк салды. Марат сут тулы бокалын күтәреп, матур тостлар әйтте.
– Хатын, без бүген уеннар уйнамыйбызмыни? – дип күз кысты бервакыт Гөлсемгә бераз кызып алган Айдар. – Яшьлекне искә төшереп алыйк әле!
– Нинди уен уйнатыйм икән? – дип гаҗәпләнгән булды Гөлсем, уйлангандай кыланып. – Әһә! Әйдәгез, егетләрне мандарин ашатып ярыштырабыз!
– О, шәп! Мандаринны миннән дә тиз ашаган кеше юк бу дөньяда! Хатын, кайгырма, җиңү безнеке булачак! – дип авызын ерды Айдар.
– Тукта, тукта, мандаринны без дә шәп ашыйбыз ул! – дип аңа җавап итеп елмайды Марат. – Галия, борчылма, мин сынатмам!
галия дә елмаерга тырышты... Тик йөрәге чемердәп куйды. Ул нидер әйтергә теләп авызын ачты, ләкин апасы ирек бирмәде.


– Башлыйбыз! – Гөлсем мандариннар алып килде. – Өчкә кадәр саныйм, шуннан соң тиз генә әрчеп, йотасыз. Җиңүчегә бүләк! Бер, ике, өч... Башладык!
Айдар белән Марат, балаларча ярышырга тотынды. Мандариннар тиз генә әрчелде һәм юкка чыкты.
– Кияү җиңде! – Гөлсем, елмаеп, алдан әзерләнгән бүләк капчыгына үрелде, тик елмаюы шунда ук сүрелә төште, чөнки “җиңүче”нең йөзе күзгә күренеп үзгәрә башлады...
Маратның йөзе кызарып чыкты, бите шешенеп китте, ул нидер әйтергә теләде, тик, авыр сулыш алып, муенын тотты...
– Тукта, кияү, синдә чынлап шундый гаҗәп аллергиямени? – Шунда ук айнып киткән Айдар телефонына үрелде...
– Әйттем бит мин сезгә, нишләдегез... – Галия елап җибәрде һәм Маратның күлмәк төймәсен ычкындыра башлады.
– Паникага бирелмибез! Миндә аллергиягә каршы барлык кирәкле дарулар бар! – Гөлсем яшен тизлегендә дарулар тартмасын тартып чыгарды һәм шунда ук Маратка бер дару төймәсе каптырды. Айдар инде стакан белән су китереп тә өлгергән иде.


Шулвакыт ишек кыңгыравы шалтырады.
– Бәйрәм төне булса да тиз килеп җитте бит ашыгыч ярдәм! – дип ишеккә юнәлде Айдар.
Хикмәтнең нидә икәнен аңлаган табиб эшне тиз тотты. Бераздан Марат яңадан “кеше” кыяфәтенә кайта башлады.
– Бик сирәк очрый торган кияү тапкансың, саклап яшә инде аны! – дип елмайды Галиягә өлкән яшьтәге табиб чыгып киткәндә.
– Минем сеңлем дә сирәк очрый торган бер акыллы һәм чибәр! – Гөлсем һәрвакыттагыча җавапсыз калмады.
– Сәгать унике тула бит инде, тот, кияү! – Айдар елмаеп, Маратка минераль су салынган бокал сузды. – Нәрсә, яшьләр, алдагы елда туй булачакмы инде?
– Әлбәттә, булачак! – Хәл керә башлаган Марат Галиянең күзләреннән яшьләрен сөртте һәм аны күкрәгенә кысты.
– Ура! – Айдар белән Гөлсем бокалларын чәкәштерделәр. – Яңа ел белән!
Сәгать уникене суга иде.

Ләйсән Якупова.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас