МЧС хәбәр итүенчә, әле анда 10 коткаручы һәм дүрт берәмлек техника җәлеп ителгән. 1250 сарык үләксәсе чыгарылган. Хуҗалары 200ләп кенә мал батты дигән иде.
Элегрәк коткаручылар бу операциянең ничек узуы турында сөйләде. Инцидент 16 декабрьдә Луч хуторы янында була. Көтү юка боз өстеннән барганда су астына төшеп китә.
Сарык хуҗасы 20 млн сумнан артык зыян күргән.