Ул йөрергә чыгып киткән һәм кире кайтмаган.
Ашыгыч хезмәтләргә кызның әтисе мөрәҗәгать иткән. Алар Уфадан Караидел районындагы туристлык комплексларының берсендә ял итәргә килгән булган. 11 гыйнвар иртәсендә кыз йөрергә чыгып китә, ләкин төшке ашка әйләнеп кайтмый. Башта әтисе аны үзе табарга тырышып караган, әмма уңышсыз омтылышлардан соң коткаручыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Кызны сусаклагычның яр буе территориясендә эзләгәннәр. Ярты сәгатьтән соң аны сусаклагыч уртасында аңсыз хәлдә тапканнар. Ул өшегән. Коткаручылар зыян күрүчене ярга эвакуацияләгән, җылыткан, беренче ярдәм күрсәткән һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган.
Укучы кыз адашуы һәм турбазага кире кайту юлын таба алмавы турында сөйләгән. Өшү сәбәпле ул аңын югалткан.