+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 гыйнвар , 04:50

Яшь хатын тукталышта яшәргә мәҗбүр

Нефтекамада яшь хатын ярты ел инде тукталышта яши.

Яшь хатын тукталышта яшәргә мәҗбүрЯшь хатын тукталышта яшәргә мәҗбүр
Яшь хатын тукталышта яшәргә мәҗбүр
Хакимият берни эшли алмый, полиция көчсез, ә кеше салкында йоклый.

Бу вакыйга әле сентябрьдә үк башланды, әмма Әлфидә һаман да — хәтта утыз градуслы салкыннарда да анда. Энергетик бистәсендә туган 34 яшьлек ханым тукталыштагы эскәмияне үзенең "йортына" әйләндергән.

Өй бар, ләкин барыр урын юк. Әлфидәнең торагы бар, ләкин әнисе белән конфликт аркасында ул анда кире кайтырга теләми. Хакимият көчсез. Полиция әңгәмәләр үткәргән, хакимият белә, ләкин берни дә эшли алмыйлар. Хатын-кыз акылында, димәк, аны ирексездән дәваланырга яки приютка җибәрергә ярамый. Әлфидәнең закон һәм ярамаган матдәләргә бәйлелелек белән проблемалары булган, ләкин бу кешене салкында урамда калдырырга сәбәпмени, дип яза "ЧПБ" сайты.

Нефтекама халкы «гадәти булмаган хатын-кыз»га күнеккән инде, әмма вәзгыять тиз арада ниндидер чара күрүне таләп итә.

Как ничек уйлыйсыз, бу хәлгә кем катнашырга тиеш? Социаль яклау, туганнармы, әллә моңа кеше үзе гаеплеме?
 
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru

Фото: "ЧПБ" сайты.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас