...Чирек гасырга якын, төгәлрәк әйткәндә, егерме дүрт ел “Кызыл партизан” колхозы белән идарә иткән Хәмитҗан Зиннуровны, барлык шартын китерергә тырышып, пенсиягә озаттылар. Карлы яңгыр явып торган бу көзге көнне авыл клубы сәхнәсендәге озын өстәлгә, Совет заманыннан калган гадәт буенча, кызыл комач җәйделәр. Бәйрәм шартын китерергә тырышкандай, кызыл өслекнең уртасына, саргая башлаган пыяла графинны чәй содасы белән агартып, эченә көмештәй чиста су салып утырттылар. Өстәлнең бер кырыенда ясалма чәчәкләр гөлләмәсе урын алса, икенче ягына күтәреп йөртмәле трибуна ишарәте килеп кунаклады. Кемгә бәйрәм, кемгә әйрән, дигәндәй, Хәмитҗан үзе генә бу “бәйрәм”гә бер дә шат түгел иде. Шулай да, алдан искәртеп куелган тәртип буенча, берничә колхоз әгъзасы җылы сүзләр әйтеп, Хәмитҗанның эшенә уңай бәя бирде. Кемнәрдер бүләк тапшырды. Колхоз рәисенең мотлак рәвештә лаеклы ялга китәргә тиешлеге район үзәгендә инде алдан хәл ителгән булса да, район вәкиле авыл халкы алдында ясаган үз чыгышында икенче төрлерәк сөйләде.
– Ике дистә елдан артык “Кызыл партизан”ның алыштыргысыз җитәкчесе булган Хәмитҗан Әлифҗан улын безнең җибәрәсебез килми. Аның әле һаман да хуҗалык эшен тиешле дәрәҗәдә алып барырлык көч-кодрәте ташып тора. Тик ил икътисадын үстерүгә күп көч салган һәрбер гражданның лаеклы ялга чыгу хокукы бар. Бу – пенсия яше, һәм ул закон белән ныгытылган. Шуңа күрә без катгый рәвештә аның калуын күпме генә үтенсәк тә, иптәш Зиннуров үз теләге белән лаеклы ялга китәргә карар итте. Без дә законга каршы бара алмыйбыз. Тик, шулай да, ул туган колхозын онытмас, үзенең эш тәҗрибәсе белән яшь җитәкчеләргә файдалы ярдәмен күрсәтеп торыр, дигән ышанычта калабыз, – дип төгәлләде сүзен район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Кәлимуллин.
Озак еллар ил икътисадын ныгытуга биргән тырыш хезмәте өчен район исеменнән Хәмитҗанга бүләк – чит илдә эшләнгән үзйөрешле тузан суырткыч тапшырдылар. Берәү булса, мәңге бетмәс җаваплылыктан котылдым, лаеклы ялга чыктым, дип куаныр иде, әлбәттә. Тик Хәмитҗан түгел. Аның әле эшләргә бик теләге бар иде. Үзе дә эшендә калырга үгетләрләр дигәнрәк уйлар белән йөргән иде ул. Тик, заман башка – заң башка, дигәндәй, тормыштагы үзгәрешләр дөньяларның астын-өскә китерде шул.
Үткән гасырдан калган җитәкчеләргә хәзер яңача фикерләү җитми. Колхоз производствосын санлы форматка күчерү, онлайн идарә итү, хуҗалыкны компьютерлаштыру, кыскасы, яңача идарә итү авыр бирелә, дигән сылтау белән райондагы “карт гвардия”не бетереп баралар. Идарәчелек дилбегәсе үз гомерләрендә сәнәк-көрәк тотып карамаган, шома бармаклары компьютер төймәләрендә оста йөгереп торган яшь белгечләргә бирелә. Әлбәттә, тоташ ил күләмендә барган бу замана шаукымыннан Хәмитҗан да читтә кала алмады һәм шушы көннән авылның гап-гади бер пенсионер картына әверелде.
Кинәт кенә беркемгә дә кирәкмәгән эшсез кеше булып калу аңа бик авыр тәэсир итте. Колхозның ничә баш савым сыеры, күпме башмагы, үгезе, аты, бозауларының исәбен яттан белгән Хәмитҗан үз өендә ничә баш малы барлыгын, аларны ничек тәрбияләргә кирәклеген дә белми иде. Чөнки ул өендәге эшне эшкә дә исәпләмәде һәм йорттагы мәшәкатьләрне аткару гомер буе хатыны Сания җилкәсендә булды. Чарасызлыктан җаны читлектәге кош кебек бәргәләнгән Хәмитҗан башта көн дә иртә таңнан я колхоз идарәсенә юлланды, я фермалар, машина-трактор паркы якларыннан урнаштырып кайткалады.
Хуҗалыкның яңа җитәкчелеге эшчәнлегенә берничә тапкыр киңәшләре белән кысылып караса да, аны бик тиз урынына утырттылар. Яшьләрнең өлкәннәргә булган әдәплелекне саклап, әмма катгый рәвештә биргән җаваплары Хәмитҗанның колагына: “Безнең эшкә кысылып, аяк астында буталма, абзыкаем, лаеклы ялның ләззәтләрен татып, үз өеңдә генә ят”, – дигәндәй ишетелде. Хәтта төзек чагыннан ватык чагы күбрәк булган тракторын өйләре янындагы тыкрыкта сүтеп яткан Шәрхи малае Халиткә чаклы сер бирмәскә тырыша. Эш вакытында тик торган техниканы күреп, электән калган гадәт буенча килеп җиткән Хәмитҗанның “Нәрсә булды?” дигән соравына майга батып, ала-кола булган йөзен бер генә борып карады. “Исәнме” дә юк, “сау бул” да юк! “Син ярдәм итә торган очрак түгел, юлыңда бул, Хәмит абый”, – дип, коралларын тотып, трактор астына шуышып кереп китте. Кайчандыр үз кулы астында баш иеп кенә эшләп йөргән егетләрнең шулай кырку җавап бирүеннән ул бик кимсенде.
Эчендәге кемгә тәгаенләнгәнен дә белмәгән рәнҗеш йомгагы, үскәннән-үсә барып, бугазына тыгылды һәм суларга ирек бирми башлады. Өстәвенә, яшь җитәкчелекнең аның киңәшләренә мохтаҗ булмавыннанмы, әллә инде колхоз производствосына төрле яңалыклар кертергә тырышып, эшне уңышлы гына башлап китүләреннәнме, ул көнләшә дә иде. Ничек бу хуҗалыкның эшләре Зиннуровтан башка аксамый гына бара соң әле? Нишләп “Кызыл партизан” Хәмитҗаннан башка пыран-заран килеп таркалмый?
Күңелендә туган барлык бу тойгылар һәм җавапсыз сораулар аның ачуын кабарта, җанын телгәли иде. Ә бит ул, бу колхоз арбасын миннән башка беркем дә тарта алмас, без китсәк, бу колхоз таркалыр инде, дигәнрәк фикерләр белән яшәде. Баксаң, урысның, незаменимых не бывает, дигәне дөрескә чыга икән бит, дигәнрәк уйлардан башы тагы да авырайган Хәмитҗан көн саен диярлек хатыны белән дә сүзгә килешеп ала.
Саниясе гомер буе урындагы мәктәптә укытучы булып эшләде, хаклы ялга да берничә ел алданрак чыккан иде. Аның йорт-җире һәрвакыт чиста, пешергән аш-сулары телеңне йотарлык, бакчасы шау чәчәккә, җиләк-җимешкә күмелеп утыра, абзар-курадагы маллары һәрвакыт тәрбияле. Бүген исә, ифрат килешле итеп яулыклар бөркәнеп, мәчеткә намазга да йөри.
Хәмитҗанның соңгы вакытларда үз-үзенә урын таба алмый бәргәләнгәнен күреп-тоеп йөргән Саниянең ире өчен дә борчылып үзәге өзелә. Менә бүген дә хатын җайлап кына аңа тагын сүз башлады:
– Мәчеткә бар. Хәзрәттән дога кылдыр. Анда һәркемне намаз укырга өйрәтәләр. Җомга көнне...
Саниянең тыныч, ипле тавышын кырт кисеп, Хәмитҗанның тимер чыңыдай каты тавышы яңгырады:
– Син нәрсә?! Мине, Зиннуров Хәмитҗанны, көтүче Рәхмәтулла каршына барып тезләнергә үгетлисеңме? Моның беркайчан да булачагы юк! Башкача сүз кузгатма миңа мәчет турында...
Тик гомер буе укытучы булып эшләгән Санияне алай гына туктатырмын димә. Ул һаман сабыр гына үзенекен дәвам итте:
– Беренчедән, хәзрәтебез Рәхмәтулла – халык тарафыннан сайлап куелган авыл имамы. Республика мөфтияте тарафыннан расланган указлы мулла. Икенчедән, син мәчеттә беркем алдына да тезләнмисең, ә Аллаһы Тәгалә каршына барып, сәҗдәгә утырасың. Бу сүзләреңне кешегә сөйли күрмә, көләрләр үзеңнән. Ахшам вакыты керде, мин намаз укыйм, – дип, Сания икенче бүлмәгә юлланды.
Дөрес сүзгә җавап юк, дигәндәй, хатынының ипле итеп күңелләргә үткәреп әйткән бу үгетләүләренә ни дип тә җавап бирергә белмәгән Хәмитҗан өйдән бөтенләй чыгып китте.
Алма бакчасындагы беседкага чыгып утыргач, ул авыл мулласы Рәхмәтулла белән бәйле бер вакыйганы исенә төшерде. Җәй иде ул. Ямьле җәйнең яңа башланган мәле иде. Хәзер инде анык кына хәтерләми дә. Басуларга химик утау үткәрү мәсьәләсендәме, әллә сөт планы үтәлмәүгәме багышланган район оператив киңәшмәсендә ул бик каты тәнкыйть утына эләкте. Күзенә ак-кара күренми район үзәгеннән кайтып килгән Хәмитҗан, көтүчеләргә контроль ясау сылтавы белән, машинасын колхоз маллары йөргән яланга борды. Ни гаҗәп, тыныч кына болынга таралышып утлап йөрүче маллар янында беркем дә юк иде. Ачуына буылып, алан-йолан каранып торган хуҗалык рәисе янына яшь көтүче Кәрим йөгереп килде. Хәмитҗанның сәлам дә алмыйча: “Кайда Рәхмәй?!” – дип җикергән тавышына якындарак йөргән сыерлар да өркеп читкәрәк тайпылды. Малай, беразга телсез калып, ык-мык килде. Бераз һушын җыйгач, кулы белән якындагы каен төбенә ишарәләде. Анда, кәжәнкәсен яшел чирәмгә җәеп, Рәхмәтулла тезләнгән иде. Хәмитҗан аты-юлы белән сүгенеп кычкырырга тотынды:
– Малларны йөртеп ашатасы урында агач төбендә туңкаеп ятасың! Шуңа күрә сөт планы үтәлми безнең! Малларны сусыл җиргә, әрәмәлек буенарак төшерегез! Тиз булыгыз штубы!
Рәиснең кыланышыннан коты очкан Кәрим, җәһәт кенә атына атланып, сыерларны җан-фәрман куарга кереште. Рәхмәтулла гына арлы-бирле котырынып йөренгән хуҗалык рәисе тарафына борылып та карамады. Кыйбла ягына төбәлгән килеш торып басты, тагын алга бөгелде, тагын тезләнеп, маңгаен җиргә терәде. Өйлә намазын укучы көтүчегә Хәмитҗан ул вакытта әллә нинди сүзләр әйтеп бетерде. Сүгенде, җикеренде, эшеңә салкын каравың өчен штраф салам, дип янады. Тик Рәхмәтулла, барлык дөньядан ваз кичкән кешедәй, һичнәрсәгә игътибарын бүлмичә, тыныч кына намазын укып бетерде һәм, атын җитәкләп, маллар артыннан атлады. Бернигә карамыйча бөтен шартын китереп, тыныч кына аткарган шушы өйлә намазының хакы аңа әлеге мизгелдә барлык нәрсәдән дә югары иде. Колхоз рәисенең җикерүләренә карап намазын бозмаган Рәхмәтулла бу мизгелдә Хәмитҗаннан бер башка югары булып күренде.
Көтүче алдында көчсез булып калган Хәмитҗан, тагын да ныграк ярсып, машинасын зур тизлектә авыл ягына куды. Намазның төп эшенә зыян китермәгәнен дә, намазны сәбәпсез бозуның зур гөнаһ икәнен дә Хәмитҗан белә иде, әлбәттә. Тик шушы мизгелдә күзен томалаган мин-минлеге аркасында ул, тиз арада идарәгә кайтып, баш хисапчыны чакыртты һәм “эшенә салкын караган өчен” дигән боерык белән Рәхмәтулланың эш хакын кистерде...
Күңелсез хатирәләргә бирелеп, Хәмитҗан, көрсенеп, башын түбән иде. Хәзер генә, нәкъ менә шушы күңеле тулышкан мизгелдә, ул хәтта хәзрәттән гафу сорарга да әзер иде булса кирәк. Тик хәзер аннан кемгә ни файда? Үткәннәрдәге ялгышлык күптән тормыш тарихында торып калса да, аз булмады бит мондый вакыйгалар аның гомер юлында. Кызык, Рәхмәтулла хәзрәт хәтерли микән бу вакыйганы? Хәтерлидер, әлбәттә, һәм минем бу дорфалыгымны һичкайчан да кичермәс ул... “Узган гомер турында уйланып, үткәннәреңне байкаганда яхшы гамәлләрең сине шатландырса, яман эшләрең ихлас үкендерсә, димәк, син әле адәмлегеңне югалтмагансың”, – дигән бер хикмәт иясе. Яшисен яшәп, җитәрлек тормыш тәҗрибәсе туплаган Хәмитҗан да моны яхшы аңлый.
...Күңелсез хатирәләрдән арынырга, качарга теләгәндәй, Хәмитҗан, бакчадан чыгып, әкрен генә авыл урамы буйлап атлады. Көн буе сибәләгән салкын яңгыр кичкә янә җепшек кар булып төшә башлады. Караташ аръягыннан котырып искән себер җиле битләрне кисте. Тик ул, башын иеп, атлады да атлады.
Авыл урамында бер җан иясе юк. Өйләрнең тәрәзәләре генә өнсез бер балкыш белән буш урамны күзәтә. Барча кеше, җылы өйләрендә ут яндырып, кичке ашка өстәл янына туплана торгандыр. Барлык дөньяга битараф булып, башын иеп атлаган Хәмитҗанның ялан башы юешләнеп, чалара башлаган чәчләре маңгаена укмашып катты. Туктаусыз яуган карлы яңгыр, җилкәсеннән агып кереп, бөтен тәнен чиркандырды. Шулчак ул үзенең авыл мәчете янына килеп җиткәнен абайлады. Бераз уйланып, икеләнеп басып торгач, аның аяклары утлары янып торган Аллаһ йортына түгел, ә мәчеткә бер өй аша урнашкан таныш йортка таба атлады. Таныш йортның да тәрәзәләрендә ут бар, капкасы да бикләнмәгән. Белә Хәмитҗан, монда аның күңелен күрүче кеше яши. Хәленә кереп, бер алдына, бер артына төшеп торачак кеше бар. Монда ул соңгы вакытларда күңелен биләгән авыр уйлардан да арыначак иде. Сүз дә юк, колхоз хуҗасы булып эшләгән елларда бу капканы еш какты ул. Үткәннәрдәге хыянәт белән сугарылган ул очрашулар хәзер инде вакыт томаннары артында торып калды. Хәмитҗан үзе дә ничәмә тапкырлар, башка эз дә басмам, дип антлар итсә дә, аяклары аны кабат шушы капка төбенә алып килде. Әлбәттә, ул чактагы угры мәхәббәт төннәренә үзе дә хакын түләп кенә торды. Кулыннан килгәндә печәнен, утынын да, ашлык-фуражын да машина белән генә китертте Сәриягә. Ә чибәр хатын исә Хәмитҗанга кайнар кочагын бер дә кызганмады...
Ишекне киң ачып килеп кергән Хәмитҗан каршына, һәрвакыттагыча, адымнарын йомшак басып, хуҗабикә килеп җитте. Өстенә килешле итеп күк җирлеккә кызыл чәчәкләр төшкән күлмәк кигән, башына чөеп яулык бәйләп алган. Яңгырда күшегеп өшенгән Хәмитҗанның йөзенә ымсындыргыч хушбуй, җылы өй исе килеп бәрелде. Хуҗабикәнең әллә нинди туң җаннарны да бер мизгелдә эретерлек ягымлы тавышы ишетелде:
– И-и-и, Хәмит абый, ниләр эшләп йөрисең, юньле хуҗа этен дә урамга чыгармый торган мондый көндә?!
Кунак, сәлам дә биреп тормастан, шөкәтсезрәк итеп, хатынга җавап гозерен җиткерде:
– Син, ыслушай, чамалап сөйләш, Сәрия, мин эт түгел һәм, әлегә үземә үзем хуҗа кеше. Бер кырлы стаканга сал әле теге төнлә туган нәрсәңне...
Хатын, йөз-кыяфәтенә бернинди ризасызлык билгеләре чыгармыйча, йөгереп, табын хәстәрли башлады. Өстәлгә килеп утырган шешәдән тутырып бер стакан көмешкә салып эчкән Хәмитҗанның эченә рәхәт булып кайнарлык таралды. Бөтен тәне җылынып, изрәп китте. Табын карап йөгереп йөргән Сәрия я аңа йомшак күкрәкләре белән кагылды, я янбашлары белән орынып алды. Әлбәттә, Хәмитҗан да туң күчән түгел. Ул да, ир кеше буларак, ялгыз хатынның назга сусаганын бик яхшы аңлый һәм аның теләген үтәргә бер ым кагуы да җитә иде. Тагы бер стакан салып эчкәч, хатынны күзәткән Хәмитҗанның җылынып киткән баш миендә урык-сурык уйлар йөгереште: “Төс ташламый бу чукынчык бичә... Һаман элеккечә матур... Үзенә магниттай тартып, ымсындырып тик тора... Әллә соң калыргамы? Инде минем “башлык” түгел икәнне дә белә ләбаса... Әмма һаман элеккечә хөрмәт итә бит үзе...” Тик хәмер парларының инде тәнне җылытып башына менеп килгәнен аңлаган Хәмитҗан урыныннан торды. Аның уен сизгәндәй, каршына килеп баскан Сәрия ялварулы тавыш белән:
– Кал, Хәмит абый, тышта карлы яңгыр ява, теге бүлмәдә урын җәелгән, – дип куйды.
Хәмитҗан хатынга якын ук килде, кулларыннан алды, күзләренә бакты:
– Сәрия, рәхмәт сиңа, гомер буе күңелемне күрдең, хөрмәт иттең. Тик мин хәзер персидәтел түгел бит. Мин хәзер сиңа тегесен дә, монысын да машина белән китереп аударалмыйм. Мин хәзер гади пенсионер гына бит...
Сәрия кулларын ирнең учыннан кинәт тартып алып, тәрәзә төбенә барып басты. Күзләреннән ихлас тамган яшьләре белән бергә сыктау катыш тавышы ишетелде:
– Нигә сез, ирләр, гел генә хатын-кызны һәрвакыт сатып алырга була, дип уйлыйсыз соң ул?! Ярату, күңел кичерешләре, йөрәк хисләре дигән нәрсәләр сездә бөтенләй дә юкмы соң әллә? И Хәмит абый, син мине шул печәнең, утының, ярмаң өчен гомер буе күңелеңне күргән дисеңме әллә? Мин бит сине гомер буе яраттым. Түрәлегеңнән котылгач, алдагы көннәрдә дә, бүген дә килерсең дип көттем...
Колхоз рәисе булып эшләгән елларда авыл халкына коры холыклы булып күренсә дә, Хәмитҗан гомер буе хатын-кызның күз яшен күтәрә алмады. Әле дә нишләргә белмичә аптырап калды. Юатырга теләгәндәй, кулы белән Сәриянең иңнәренә йомшак кына кагылып алды. Өнсез генә елап торган чибәр хатынга карап, күңел төбендә ярату катыш кызгану хисләре калыкты. Шулвакыт, бар булмышын җилкендереп, бөтен тәне аша электр тогы үткәндәй, кинәт кенә ирлек гайрәте ярсып китте. Күкрәге киерелеп, беләкләренә көч-куәт тулды. Елап торган хатынны кочагына алып, урын җәелгән бүлмәгә алып керү теләге туды...
Тик язмышларны ялгыштырып пыран-заран китерердәй ярсу гайрәткә дә, тау-ташларны актарырдай кодрәткә дә киртәләр бар икән адәм тормышында. Йөрәге сөйгән кызы янындагы яшь егетнекедәй дарслап тибә башлаган Хәмитҗанның колагына шулвакыт азан тавышы ишетелде. Бу илаһи тавыш, хәмер парларына бирешә башлаган Хәмитҗанны кинәт айнытып, чынбарлыкка кайтарды. Кайдан яңгырый бу моңлы азан?! Ә-ә-ә, күршедә генә мәчет бит! Төнге намазга чакыра бит бу моңлы тавыш... Азан тавышын ишетеп кинәт айнып киткән Хәмитҗан үз өен исенә төшерде. Мөгаен, Саниясе инде ничә тапкыр ашларын җылытып, ирен көткән-көткәндер дә ястү намазына әзерләнә торгандыр... Кайтырга кирәк... Әле генә бар булмышын, бөтен җанын биләгән дәртле теләкләрен күңеленең иң төбенә яшереп, ишеккә барып тотынган Хәмитҗан шулай да Сәриягә борылып карады. Эчке бер җылылык, ярату белән саубуллашу сүзләрен тезде.
– Рәхмәт сиңа барысы өчен дә, Сәрия сеңелкәш... Кичерә күр мине... Тынычлан һәм үз-үзеңне кулга ал. Чит кояш җылысына үрелеп, ялгыш адымнарга барма. Үз бәхетеңне тап. Ә мин... Мин инде күптән башка кешенең бәхете, урталай бүленә торган бәхет түгел...
Үксеп калган хатынны сискәндереп, шап итеп ябылган ишек тавышы бу сүзләргә нокта куйды.
Нишләп әле мин соңгы вакытта шулай кешеләрне үземнән биздереп, үпкәләтеп, елатып йөрим, нәрсә булды миңа, дигәнрәк күңелсез уйлар белән өенә кайткан Хәмитҗанны хатыны Сания дә шундыйрак сораулар белән каршы алды:
– Кайда йөрисең син? Әллә эчеп тә кайткансың инде, әстәгъфируллаһ-тәүбә! Нишләдең син, Хәмитҗанкаем? Нәрсәләр булды сиңа? Берәрсе сихерләдеме әллә сине? Соңгы вакытта шайтан алмаштырган кебек бит үзеңне. Ай, Аллакаем, яше җиткәч, барысы да чыга пенсиягә! Тик беркем дә синең кебек бөтен дөньясына үпкәләп, кайгырып йөрми ич. Киресенчә, шатланып каршы алалар ул лаеклы ял дигәннәрен. Ул балалар, хәвефләнеп, көн дә шалтырата. Сөбханалла, бөтен кызыксынганнары “Әткәй ни хәлдә?” дә “Әткәй ни хәлдә?” Үткән кайтканнарында йөзеңне дә ачмадың бит, ичмасам. Ничәмә еллар колхоз йөген тарттың, абруйлы булдың. Хәзер килеп, шул абруеңны югалтырга уйлыйсыңмы әллә? Рәхмәтулла хәзрәт минем аша ничә тапкыр мәчеткә чакырды үзеңне. Ул да шулай ди. Гомер буе гади халык белән килешеп, район башлыкларына да ярап, колхозны тартты, ди. Хәмитҗан кебек кешеләр мәчеткә күбрәк йөрсә, башкаларга да үрнәк булыр иде, ди...
Бертуктаусыз сөйләнгән хатынын чак туктатты Хәмитҗан:
– Туктале, Сания, һуш җыярга ирек бирмисең! Чыннан да мәчеттә шулай дип әйтәләрме? Әллә үзең уйлап чыгардыңмы бу сүзләреңне?
– Телнең иң зур хатасы – ялган, дигән сөекле Пәйгамбәребез. Нишләп сиңа ялган сүз сөйләп, гөнаһка батыйм мин? Үзең нәрсә сөйләгәнне колагың ишетәме синең, әстәгъфируллаһ! Бар, юын, авызыңнан яман ис килә. Сиңа дип әзерләгән кичке ашым суынып киткәндер, кабат җылытып алыйм, – дип сүзен төгәлләгән Сания аш-су бүлмәсенә юнәлде.
* * *
...Лаеклы ялга чыккан Хәмитҗан да соңгы вакытларда бик күп уйланды. Озын йокысыз төннәрендә узган тормыш юлын байкады. Үткәннәренә дә, бүгенге яшәү рәвешенә дә бөтенләй икенче күзлектән карый башлады ул. Хатыны Саниянең иренә сиздерми генә өстәлгә куйган дини китапларын укыды. Төрле акыл ияләренең тормыш фәлсәфәсе турындагы аңлатмаларыннан соң Хәмитҗанның җаны җылынып, күңел ертыклары төзәлеп китте. Тормыш чүп-чарлары белән күмелеп калган иман нуры, тау-ташларны актарып җир өстенә ургылып чыккан чишмә кебек, юл ярып, тышка бәреп чыкты.
Авыл халкын ялкытып, ике атна буе яуган карлы яңгырлардан соң, ниһаять, авыр кургаш болытлар юкка чыкты. Җылы нурлары җиргә төшеп җитә алмаса да, күк гөмбәзенә яп-якты кояш күтәрелде. Бүген көз ахырында сирәк була торган ямьле көннәрнең берсе иде. Кешеләр бәйрәмчә кыяфәттә мәчеткә җомга намазына җыелды. Авылның мәчет әһелләре, барыбыз да бар бугай, дип, бер-берсен барлашып торганда гына кинәт ачылып киткән мәчет ишегендә Хәмитҗан күренгәч, барысы да аптырап калды. Тик аптырану бер мизгелдә күтәренке соклану авазларына әверелде. Китте шаулашып хәл-әхвәл белешү, уйлар белән уртаклашу, бер-береңнең аркасыннан кагышу. Хәмитҗан чиратлашып аңа кул биреп ихлас сәламләшкән авылдашлары уртасында торып калды. Кинәт өстенә ишелгән мондый хөрмәттән, изге мөгамәләдән аңа уңайсыз да, шул ук вакытта чиксез рәхәт тә иде.
Менә, намаз вакыты җиткәнен искәртеп, бүлмәсеннән Рәхмәтулла хәзрәт күренде. Барысы да тынып калды. Чал сакаллы, башына ак чалма ураган, өстенә зиннәтле яшел чапан салган мәһабәт кыяфәтле хәзрәт намаз әһелләре каршына килеп басты. Беренче тапкыр намазга килгән Хәмитҗанны мәчет картлары, ай-ваена карамыйча, иң алгы сафның уртасына бастырды. Рәхмәтулла имам, үзе каршы килеп, аңа ике кулын сузып сәлам бирде һәм, Хәмитҗанның аркасыннан кагып, халыкка мөрәҗәгать итте:
– Әлхәмдүлилләһи Раббил галәмин, сафларыбыз ишәя, ныгый, җәмәгать. Менә, күрәсез, мөселман кардәшебез Әлифҗан улы Хәмитҗан да безнең арага басты. Без аңа чиксез рәхмәтле бүген. Тик җомга намазына килгәне өчен генә түгел, ә бүген бөтен шарты килгән шушы җылы мәчеттә Аллаһка багышлап гыйбадәт кыла алганыбыз өчен. Чөнки нәкъ менә шушы мөселман кардәшебез Хәмитҗан колхоз белән җитәкчелек иткән вакытта Аллаһы Тәгаләнең чиксез кодрәте белән авылыбызны мәчетле итте, аны җиһазлауда олы ярдәм күрсәтте. Мәчетебездә гамәл-гыйбадәт кылынган саен аңа һәм аның гаиләсенә Аллаһы Тәгаләнең сәламнәре, әҗер-саваплары ирешеп торсын! Әмии-н!
Барысы да бу сүзләргә дәррәү хуплау белдереп, хәзрәткә ияреп, битләрен сыпырды. Кичә генә карлы яңгыр бәргән тәрәзәдән якты кояш үрелеп карады. Бер-береңә хөрмәт һәм изге гыйбадәт мәйданы булган Аллаһ йортында җомга намазы башланды. Хәмитҗан да, башкалардан калышмаска тырышып, намаз укый. Менә ул үз гомерендә беренче тапкыр Раббысына сәҗдә кылды. Нәкъ шушы мизгелдә ул үзе белән моңарчы күрелмәгән, тоелмаган могҗизалы ниндидер хәл булуын сизде. Каяндыр ерак-ерак җиде күк катыннан үзенә таба салават күпередәй искиткеч матур нурланыш килүен һәм аны чолгап алуын тойды ул. Илаһи нур аның моңарчы күңелен биләгән борчулы-газаплы хисләрен бер мизгелдә юкка чыгарды. Барлык халәте, җиргә яңа туган сабыйныкыдай, пакьләнеп калды. Аллаһы Тәгалә каршында кылган шушы тәүге сәҗдәсе биеклегендә аның үткән тормышы да ниндидер әһәмиятсез бер яшәеш пәрдәсе булып кына күренде. Тәрәзәдән кергән кояш яктысында җем-җем килеп торган илаһи иман нуры, мәчет эчендә матурлык һәм сәгадәт калдырып, әкрен генә югарыга – җиде күк катына ашты...
Мөнәвис НИЗАМИ.