Рания, һәрвакыттагыча, нервысын тынычландырыр өчен өй җыештыра, идән юа башлады. Бөтен җирне тәртипкә китереп, чистартып чыкса, күңелендә дә тәртип урнаша кебек аның. Бу юлы аеруча тырышты... Ниһаять, эшен тәмамлап, арып, караватына ауды, башын мендәргә терәде. Мендәрдән Финат исе килә иде... Аның күңеле тагын бераз дулап китте һәм ул ашыгып мендәр тышын салдыра башлады. Ләкин аны кер юу машинасына илтеп сала алмады, мендәр тышын кулларына тоткан килеш туктап калды. Бик таныш, бик якын иде шул бу ис...
***
...Ә Финат бу вакытта дустына килеп, аның белән өстәл артында сөйләшеп утыра иде.
— Хәзер, икенчесен күтәргәч, бераз җиңел булып китә ул, — диде дусты, аның рюмкасына аракы коеп. — Хатын-кыз беткәнмени соң дөньяда! Шулкадәр йөрәгеңне бетермәсәң... Кая төкермә, ялгыз хатын-кыз өстенә барып төшә, дигәндәй...
— Анысы шулай да соң... — диде Финат, авыр сулап. Бу вакытта ул бөтен аһ-зарын дустына сөйләп, күңелен бушатып өлгергән иде инде. — Тик Рания бит... Өйрәнелгән...
— Мда... — дип елмайды дусты. — Чемоданыңны бушатып торма инде, өченчесен күтәрсәк, син Ранияң янына кире юлланырсың кебек...
— Ничек юлланыйм инде! Ул бит пыр тузды! Күземә күренмә, диде...
— Хе... Сәбәп табып була инде. Нәрсәнедер онытканмын, дигән бул. Ул да суынгандыр инде, мөгаен.
— Суынган ди... Нәрсәдер онытканмын, дип йөрү дә вакчыллык инде...
— Ә син вакчыллык булмаган нәрсәне алырга бар! Аның күңелен кузгатып җибәрерлек.
— Нәрсәне?..
— Ну... Икегезгә дә бик якын булган, ләкин аның бер өлеше синеке булган...
— Малайны бүлә алмыйбыз инде! Ул бит икенче шәһәрдә укый.
— Ниндидер матур истәлекләр белән бәйле нәрсәне... Икегезгә дә кадерле булган...
Финат уйга калды.
— Көмеш йөзекләр! — дип кычкырып җибәрде ул кинәт.
— Тәк?..
— Без бит бик яшьли, студент чакта өйләнештек. Акча чамалы иде. Алтын йөзекләргә җитмәде. Көмешләрне алып никахлаштык. Соңыннан, әлбәттә, алтыннарны алып кидек. Ләкин Рания теге көмеш йөзекләрне бик яратты. Кадерләп саклый иде әле дә... Кайвакыт никах көнебездә яңадан алып кигән дә булды...
— Вәт! Бик шәп! Шул йөзекләрнең үзеңнекен алырга бар. Миңа истәлек өчен кирәк, дигән бул.
Финат, бер карарга килеп, курткасына үрелде...
***
...Ә Рания бу вакытта шул йөзекләрне учларына кысып, күз яшьләренә ирек биргән иде инде. “Нишләдем мин, нишләдем... — дип пышылдады ул, ачынып. — Барысы да үземнең дуамал холкым аркасында... Гаеп үземдә дә бар бит инде...”
Хатын, телефонын кулларына алып, озак кына бер карарга килә алмыйча торды. Ниһаять, ул кирәкле төймәгә басты.
— Алло?.. Финат...
— Әйе, Рания...
— Мин... Син... Син үзеңнең көмеш йөзегеңне алмагансың...
— Әйе, беләм...
— Килеп ал...
— Мин килдем инде... Ишек янында торам.
Рания ишек янына йөгереп барды һәм бер мизгелгә туктап калды. Соңыннан ашыгып, ишекне ачып җибәрде.
— Финат... Гафу ит мине!
— Син гафу ит мине, Раниям! — Ир хатынын кочагына алды, Раниянең күз яшьләре аның якасын чылатты...
Бу кичне Финатның чемоданы яңадан үз урынына кайтты, ә көмеш йөзекләр бармаклардан салынмады...
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa