

"Алдан ук әйтәм, мин язучы түгел, шуңа күрә ничек булдыра алам, шулай язам.
Ростов өлкәсенең Родионово-Несветай районында, элекке Украина чигендә, бер авыл бар. Бервакыт мин шунда яшәүче танышларга барган идем. Шунда көз ахырында иртән гөлҗимеш җыярга буа янына барырга булдым. Этне дә иярттем. Килеп җиттек, куаклардан гөлҗимеш җыя башладым. Тирә-юньдә бер җан иясе юк. Тынычлык. Бер куак янына килеп җыя башлаган идем, этнең ачулы ырылдаганы ишетелде һәм ул, куркып, минем артыма кача башлады. Шул мизгелдә мин үзем дә аңламаган көчле борчылу хисен сизә башладым. Кире кайтырга дип борылдым. Шул мизгелдә 2-3 секундка мин окопларны, бомбалардан чокырланып беткән җирне, сынган агачларны һәм бер солдатны күрдем. Безнең урыс солдаты иде ул. Ул агач артында качып тора. Ул яраланган иде. Һәм пулеметтан ату тавышлары ишетелде.
Барлык көчемә өйгә таба йөгердем. Башым ычкындымы әллә, дип тә уйладым . Өйдә беркемгә дә сөйләмәскә булдым. Икенче көнне мин бу җирләр турында өлкәннәрдән сораша башладым. Алар анда элек көчле сугышлар булганын әйтте. Күргәннәрем Бөек Ватан сугышы вакытлары булган икән.
Дуслар, чынлап та, бу күренеш алдыннан да, аннан соң да миндә бернинди дә борчылулар булмады. Мин эчә торган кеше түгел, берни кулланмыйм да. Психлар да безнең нәселдә юк. Ничек күренде бу? Эт тә күргән булып чыга бит моны! Гаҗәп...".