-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 гыйнвар , 12:27

"Аның урынына таш җирләдек..."

Әлеге хатны үзгәртмәдек. Сез дә аны укып, бу дөньяда кеше акылына сыймаган хәлләр турында уйланырсыз.

"Аның урынына таш җирләдек..."
"Аның урынына таш җирләдек..."

"Бу турыда миңа элеккеге опер сөйләде һәм исемен атамаска кушты, шуңа күрә мин аны Олег дип атармын.
Аның исеменнән язам:

Утыз ел элек мин җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә яшь һәм тәҗрибәсез малай булып эшкә килдем. Миңа зур эшләр бирмәделәр, ә вак-төяк эшләр генә бирделәр. Һәм бервакыт начальник чакырып кертте дә әйтә: "Олег, бер хастаханәгә барырга кирәк, анда моргтан мәет югалган", ди. Ә минем сорауларыма ул, урында ачыкларга кирәк, дип җавап бирде.

Мин моргка килдем, төнлә реанимациядән мәет китергәннәр икән. Иртән санитарлар килгән, авыру тарихы ята, ә мәет юк. Ачыклый башладым, кичә ашыгыч ярдәм реанимациягә югары температуралы һәм аңсыз хәлдә яшь егетне китергән икән. Табиблар кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәр, әмма, кызганычка каршы, кичке тугызда егет аңына килмичә үлгән. Мин мөмкин булган барлык кешеләрдән сораштырдым. Ә бу болай булган: ашыгыч ярдәмгә узып баручылардан кемдер шалтыраткан, имеш, эскәмиядә яшь егет аңсыз яткан булган. Мин тулысынча аптырашта, барысы да күз алдында булган кебек, ә мәет кая юкка чыккан – аңлашылмый. Мин тагын бер тапкыр хастаханә буйлап узарга булдым, бәлки кемдер нәрсәдер искә төшерер. Һәм, әйе, уңыш елмайды – реанимациядәге шәфкать туташы егетнең берникадәр вакыт саташканын һәм берничә тапкыр "джумбала" сүзен кабатлаганын искә төшерде. Бу нәрсә икәнен ул белмәгән, әмма сүзне истә калдырган.

Мин бүлеккә килдем, әлегә нәтиҗәләр юк дип хәбәр итәм, шул вакыт оперларның берсе әйтә: "Джумбала – бу район үзәге. Минем кайнанам шуннан" ди. Мин шунда ук аңладым, урындагы участок инспекторына шалтыратам һәм аңардан бу яшь егетне (мин аны булдыра алганча тасвирладым) белмиме дип сорыйм. Беләм, ди. Бу Сашка Коновалов, тик аны бер ай элек яшен сугып үтергән, урындагы зиратта җирләгәннәр ди. Ничектер, мин бу Джумбалага барырга һәм барысын да урында ачыкларга кирәк икәнен аңладым.


Килдем, әнисе белән очраштым. Ул миңа Сашканың тракторчы булып эшләгәнен, кич белән өенә кайтканда яшенле яңгыр башланганын һәм аны ачык кырда яшен сугып үтергәнен сөйләде. Ә участок инспекторы Сашканың башта өйдә ачык гробта ятканын һәм хәтта тере кебек булганын әйтте. Ә әнисенең сүзләре буенча, ул бик каралган булган. Ничектер, мин моның барысы да дөрес түгел икәнен аңладым, әнисенә турыдан-туры мәетне эксгумацияләргә таләп итәчәгемне әйттем. Ул аякларыма егылды – елый, гафу үтенә. Ну, булдыра алганча тынычландырдым, аннан барысы да ничек булганын сөйләвен сорадым. Ул әйтә: "Төнлә йоклап киттем, ә иртән тордым – гроб буш ди. Мин тиз генә абыйга барып сөйләдем дә бу турыда кеше күргәнче гробка салам, ташлар салып гробны кадаклап куйдык. Ә сораган кешегә каралып бетте ул төнлә дип әйтербез дидек. Сашаның кая юкка чыкканын һич аңламыйбыз, диде.

Мин эш урыныма кайтып начальникка барысы турында сөйләдем. Начальство бер атна уйлады һәм миңа бу турыда онытырга, авыз да ачмаска приказ бирде. Менә 30 ел бер кешегә сөйләмәгән идем бу турыда. Но баштан чыкмый бу хәл".

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас