Нәрсә ул гаилә? Берәүләр – бер-береңне өзелеп ярату, икенчеләр – хөрмәт, өченчеләр юл куя белү, дияр. “Дөрес ир”, “дөрес хатын” булуны да төрлечә аңлыйлар. Без, хатын-кызлар арасында да андый сөйләшүләр еш кабатлана. “Иреңне муеныңа утыртма, үзең теләгәнчә яшә. Без бер генә яшибез. Болай да аларга бала табып бирәбез, фамилияләрен дәвам итәбез”, – ди берсе. Икенчесе: “Әзрәк йомшаграк була белергә кирәк. Ир-егет бит ул, бала-чага кебек. Эндәшмәсәң, кирәкмәгәнне күрмәсәң, сине күтәреп йөртергә дә риза”. Мондый сүзләрне һәркайсыбызның ишеткәне бар. Ә менә ир-егет гаилә тормышын ничек күз алдына китерә соң? Без аларны бәхетле итәбезме? Кызганыч, бу турыда сирәк уйланабыз. Ә кайбер очракта, хаталангач кына мондый уйлар башка килә.
Танышым белән булган бу хәл укучыларны да уйландырсын иде. Хатын-кыз – гаиләнең үзәге. Ул булмаса, ир генә түгел, балаларның да тормышы асты өскә килә.
“Бөтен кеше дә бер никах белән генә чикләнеп калмый. Әле кайберләре дүрт тапкыр гаилә корып та туктый алмый. Ә минем проблема бөтенләй башка. Бер кешегә гашыйк булып алдандым һәм мине яраткан кешеләремнең тормышын җимердем.
Минем арттан йөрүчеләр гел күп булды, мин “ак атка атланган шаһзадәм”не көтеп яшәдем, әмма көтә-көтә көтек булдым. Шулай да карт кыз булып калудан куркып, кияүгә сораган беренче кешегә чыктым. Ирем мине бик яратты һәм аның мәхәббәте икебезгә дә җитәр, дип уйладым.
Башкаларга караганда начар яшәмәдек, әле әйбәтрәк тә яшәмәдек микән? Бер-бер артлы ике балабыз туды, тормышыбыз җитеш иде. Мин иремне ярата алмадым. Әмма мөнәсәбәтләребездән канәгать идем. Шулай да юк-юкта чын мәхәббәт турында хыялланырга яраттым. Шулкадәр еллар узгач килер дип уйладыммыни мин аны? Ул вакытта миңа 41 яшь тулган иде инде…
Ул миннән сигез яшькә кечерәк. Өч ел элек хатыныннан аерылган, романтик мөнәсәбәтләргә әзер кеше иде. Аңа кадәр дә мавыгып алган кешеләрем булды, әмма аңа мин бөтен күңелем белән тартылдым. Өч ай очрашып йөргәннән соң аңладым: калган гомеремне аның белән үткәрергә телим икән. Ул да каршы түгел иде.
Коточкыч тавыш чыкты. Туганнарым, дусларым, танышларым мине кире күндерергә тырышып карадылар. Тик минем берни дә ишетәсем килмәде.
Балаларымны әтиләре белән калдырдым да, яңа мәхәббәтем янына киттем. Кызыма — 17, улыма 15 яшь иде. Кечкенәләр түгел! Бик тә аларның мине аңлауларын теләгән идем, алар миңа дошманга караган кебек карады. Мин аларга акча җибәреп тордым һәм кайвакыт телефоннан сөйләшә идем.
Балалар белән мөнәсәбәт мине борчыды, әмма соңлап килгән кайнар мәхәббәтем өчен моңа күз йомарга әзер идем. Менә хәзер генә, аның белән генә чын хатын-кыз бәхетен татыйм кебек тоелды. Ә аның акчаны аз эшләвенә, тормыш алып барырга яраклашмаган булуына карап тормадым. Бу аңлашыла да: ул — “җиңел”, мавыгучан, чын иҗади кеше.
Һәм кинәт кенә, ярты ел элек барысы да үзгәрде. Безнең белән дә шундый хәл була алыр дип күз алдыма да китермәдем. Иремне алыштырып куйган кебек булды. Бик дорфага, миңа битарафка әйләнде. Күзенә күренсәм дә аны ярсытуымны аңлый башладым. Бик газапландым, әллә нәрсәләр уйлап бетердем, әмма барысы да бик гади икән: ул гашыйк булган. Һәм бу юлы да үзеннән олырак хатын-кызга. Ә миңа мәхәббәте сүрелгән.
Бервакыт ул миңа өеннән китәргә кушты. “Мин элекке гаиләм белән араларны өздем, миңа кая китәргә?” — дип кызыксындым. “Ә бу минем проблема түгел”, — дип җавап бирде “мәхәббәтем”.
Бары тик үземнең эгоизм аркасында шушындый хәлдә калуымны аңладым. Тукмалган эт кебек өйгә кайтып егылдым. Гаепләүләргә, үпкә сүзләренә, барысына да әзер идем. Әмма элекке ирем әйткән сүзләрдән соң нәкъ менә аның минем чын мәхәббәтем, гомерлек бәхетем булуын аңладым. “Син ачмы? Ашыйсыңмы?” – дип кенә сорады ул миннән.
Яшьлегемдә хыялланган, уйлап чыгарган ниндидер матур хыялларым артыннан чабып, тормышымны җимердем.
Мин хыянәт иттем. Иң беренче, балаларыма хыянәт иттем. Аңлыйм, ир кешегә хатын-кыз табу авыр түгел. Ирем башка берәүне тапкан булса, аны аңларга тырышыр идем. Ә менә балаларыма әнине беркем дә алыштыра алмый иде бит. Ни өчен мин моны уйламадым? Ни өчен аларны ташладым?
Ирем мине бу кылыгым өчен битәрләсә, яхшырак булыр иде. Чөнки хыянәтчеләргә караш шундый булырга тиеш. Ә ул мине һаман ярата, һаман гаиләбез өчен тырыша. Мин аңа лаек та түгелмендер. Әмма аны югалтудан бик куркам. Әйе, кешене гафу итәргә мөмкин, үзең белән генә калганда авыр икән. Үз-үзеңне гафу итеп булмый”, – диде ул.
“Хатын-кызга болай да яшәү авыр” дигән сүзләрнең мәгънәсе бераз үзгәрде кебек. Без бүген кул белән кер юмыйбыз, мичкә ягып су җылытмыйбыз. Күп кенә хатын-кыз өйдә, бала карау белән генә шөгыльләнә. Ир-егетнең дә бәхеткә лаек булуы турында ешрак уйлансак иде. Сөекле хатын, кадерле әни булуга ни җитә.
Гөлия Гәрәева.