

"Мин моны, миңа ышаныгыз, дип язмыйм. Әмма кешенең саклаучысы бар, дип, 100 процент ышанып әйтә алам. Белмим, кемме, нәрсәме ул - әйтә алмыйм.
Миңа 17 яшьләр тирәсе иде ул вакытта. Кибеткә азык-төлек алырга чыктым. Юл аркылы чыкканда "ул" аягымнан тотты. Каты итеп тә түгел, ә менә ипләп кенә, минем өчен бик борчылган кебек, дип әйтимме инде. Мин артка борылып карадым. Шулвакыт минем яннан бик зур тизлектә машина үтеп китте дә баганага барып бәрелде. Мине "ул" тактатмаган булса, машина бәрдергән булыр иде. Саклаучыма бик рәхмәтлемен".
Фото: bashinform.ru